«Булгария» теплоходы һәлакәткә дучар булу нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр файдасына акча килү дәвам итә. Бүгенге көндә «Корабль һәлакәте корбаннары» хәйрия акциясе счетына — 24 миллион 523 мең 54 сум (шуның 5 миллион 459 мең сумы — физик затлардан, 19 миллион 63 мең сумы — юридик затлардан) акча килгән.
Акциядә катнашучыларның географиясе киңәйгәннән-киңәя бара. Акциягә Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербургтан тыш, Череповец, Архангельски, Краснодар, Владивосток, Ухта, Курган, Благовещенски, Павлодар, Северодвински, Ямал-Ненец автономияле округының Овгорт авылы, шулай ук АКШ һәм Германиядә яшәүчеләр дә кушылды, дип хәбәр иттеләр ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фондыннан.