«Арагыздан иң хәерлегез — Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга да өйрәтүчедер», дигән сөекле пәйгамбәребез. «Тәрбиялеккә өйрәтмәү — тәрбиясезлеккә өйрәтү» дип яза күренекле галимебез һәм шагыйребез Ризаеддин бине Фахреддин. Бу сүзләр бик тирән мәгънәгә ия. Аның нигезендә белмле, тәрбияле булуга өндәү ятадыр. Безнең ата-бабаларыбыз нәкъ шул сыйфатларга лаеклы булган. Шуңа күрә дә күренекле шәхесләр, галимнәр, дөньякүләм даны таралган язучылар күп безнең халкыбыз тарихында. Аларның һәммәсе бу югары дәрәҗәгә зур тырышлык һәм, әлбәттә, белем алу белән ирешкән. Халкыбыз бик укымышлы һәм гыйлемгә омтылучан булган. Сабый чактан ук һәр балага белем бирелгән, әдәп-әхлак кагыйдәләре сеңдерелгән.
Ни кызганыч, безнең заманда яшь буын тәрбияне алмый диярлек. Күпчелек очракта алар өчен әдәп чыганагы булып телевизор һәм компьютер тора. Егетләр һәм кызлар «буш вакытыңны ничек үткәрәсең» дигән сорауга уеннар уйным дип җавап бирә. «Нинди уеннар» дигәнгә күбесе компьютер уеннарының төрләрен саный башлый. Димәк, бала гомеренең күп өлешен юкка уздыра дигән сүз. Әле бу хәл тәртипле гаиләдә. Калганнары турында ни әйтергә була?...
Шуңа күрә, төбәгебездә үсеп килүче яшь буыннарның тәрбия алуларын кайгыртып, җәйнең ямле көннәрендә шәһәребез һәм районыбыз мохтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатулла карамагында мәчетебездә ял итү чаралары башлап җибәрелде. Бу чараларның төп максаты балаларга ял итү, күңел ачу мөмкинчелекләрен булдыру гына түгел, ә бәлки аларга дин нигезләрен өйрәтү, әдәп-әхлак дәресләрен бирү, әти-әнигә карата җылы мөнәсәбәттә булуның зарурлыгын аңлатудыр. Шуңа күрә дә балаларга бирелгән дәресләр Аллаһның изге китабына нигезләнә. Коръән аятьләрен ятлап, аларның мәгънәләрен ачыклау, бозык эшләрдән сак булырга өйрәнү көн тәртибенә керә.
Үсеп килә торган яшь күңелләргә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелсә, аларның серле дөньяларында әллә нинди кызыклы өлешләр табырга була шул... Тик күп кенә әти — әниләр бу мөһим мәсәләгә битараф калалар. Шул сәбәпле күп балалар тиешле тәрбия алмыйча бозык юлларга кереп китәләр. Җәмгыятебезгә, милләтебезгә тап төшерәләр.
Ял итү чаралары уку һәм укыту белән генә чикләнми. Ел буе мәктәптә белемнәрен туплап арыган һәр балага онытылып уйнарлык кызыклы уенннар кирәк. Биш ел рәттән лагерьне оештыручы, Яңа Иштирәк авылында туып үскән Шамсуллин Әнис абыйлары бу мәсьәләне алдан чишәргә тотына. Киләчәк тәрбиячеләрне җыеп ял итү чаралары дәвамында булачак уеннарны әзерли, төрле — төрле ярышлар оештыру планнары яза. Нәтиҗәдә 15 көнлек дәресләр күңелле бер ял итү рәвешенә әверелә. Балалар һәр көн су коеналар, футбол уйныйлар, сәнгать эшләре белән шөгелләнәләр. Шуларга өстәмә булып катамаранда йөзәләр, шашлыкка чыгалар, туристлар өчен әзерләнгән каршылыклар юлын үтүдә ярышалар. Әлмәт шәһәренең атракционнарын да сыныйлар. Аерым бер көнне «Сәләм — туй»да катнашып төрле — төрле бүләкләр яүлап алалар. Көннең ахырында искиткеч тәмле плов авыз итәләр. Урман буйлап яшерелгән карталар буенча юл ачып, хәзинә дә табалар. Уку дәвамында җыелган билгеләргә махсус эш хезмәтләре алып, ярминкәдә күңелләренә хуш килгән азык — төлек, дини китаплар сатып алалар. Кызлар үзара тегү, кием күрсәтү шикелле махсус ярышуларда көч сынашалар. Коръән уку бәйгеләрендә катнашып бүләкләр дә яулыйлар. Гомумән әйткәндә, балалар тулаем рәвештә күңел ачалар.
Ял итү чараларының исеме дә бик хикмәтле — СӘЛАМ дип атала. Үз эченә бик тирән мәгънәләр туплый:
С — сәламәтлек. Бездә ял итүче балалар сәламәтлекне ныгыталар.
Ә — әдәп. Яшь буынны әдәп-әхлакка өйрәтү — безнең төп максатыбыз.
Л — лилләһи. Бар эшләрне Аллаһ ризалыгын өмет итеп башкару — безнең девиз.
А — аралашу. Балалар үзләренә яңа дуслар табалар, аралашалар.
М — мәгърифәт. Лагеребез яшь бувынның белемле булувын кайгырта.
Әти — әниләре дә балаларның шул рәвешле ял итүләренә бик шат. «Бу лагерь минем күңелемә хуш килде. Балаларым бар яктан да камилләшеп кайттылар. Улым да, кызым да лагерьда үткән вакытларына шатланып туя алмыйлар. Аларның куаныч утлары белән янып торган күзләренә карап без дә җанланабыз. Өстәвенә атна саен була торган дини дәресләргә йөререгә теләк белдерә балалрым. Файдалы китаплар укырга, тырыш булырга омтыла башладылар. Яшь күңелләрне үзләренә җәлеп итә белүләренә, тиешле тәрбия бирүләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә бу лагерьларның учаклары сүнмәсен, мөмкичелекләре артып, тагын да киңрәк, зуррак итеп үткәрергә Аллаһ Тәгаләбез насыйп итсен»- дигән җылы сүзләр әйтте бер баланың әтисе — Марсель әфәнде Зиннуров.
Килергә теләк белдерүче дә шактый күп җыелды. Балаларны кабул итү ике өлешкә бүленде. Бренче өлеше кыз балалар өчен 4 нче июньнән 16 июньга хәтле дәвам итсә, икенчесендә — егетләр җыелды. Алар белән 18 нче июньнән 3 нче июльгә тикле бергә булдык. Кызларның саны 60лап булса, егетләр исә 80 гә якын булды. Шул исәптән, Лениногорск районында урнашкан һәр авылдан берешәр бала килде.
Аллаһка мактау булсын, нәтиҗәләргә карап, чыннан да бу чараларның исеме җисеменә туры килә дип әйтә алабыз. Балалар тиешле тәрбия дә алдылар, рәхәтләнеп күңел дә ачтылар, дини белмнәрен дә баеттылар, сәнгать ягыннан үзләренә тәҗрибә тупладылар, тәмле хәләл ризыклар белән көненә бишәр мәртәбә тукланып көрәеп, батыраеп киттеләр дип хәбәр итте «Татар-Ислам» МА хәбәрчесенә Булат хәзрәт Рәүпов.
Бу катлаулы эшебездә шәһәребезнең күренекле шәхесләре зур ярдәм күрсәттеләр. Мөмкинчелекләрннән чыгып кайсы акчалата, кайсы азык-төлек белән, кайсы транспорт белән тәэмин итте. Ял итү чараларын үткәрүдә аларның ярдәме мәчетебезгә ныклы терәк, балаларга зур шатлык булды. Аларга без зур рәхмәтебезне белдерәбез! Кылган изгелекләрен Аллаһ Тәгалә үзләренә үк арттырып кайтарсын.