Башкалабыз Казанны күрергә җәй көннәрендә төрле төбәкләрдән, шәһәрләрдән күп сандагы туристлар килә. Алар арсында, әлбәттә, мөселманнар шактый. Мөселманнар Казанга килеп мәчетләрдә намаз укымый китмәсләр. Ә мондый ниятне тормышка ашыру өчен иман йортларының кайда урнашуларын белергә кирәк. Мөселман туристларга ярдәм итү ниятеннән башкалабыздагы иман йортлары белән кыскача таныштырырга һәм аларга юл күрсәтергә булдык.
Күп туристлар поездларда килә. Шуңа күрә дә бу язмада мәчетләргә тимер юл вокзалыннан бару турында сүз алып барырбыз. Тимер юл вокзалы Казанның үзәгендә Сәет-Галиев урамы, алтынчы йортта урнашкан.
Танылган «Кол Шәриф» мәчете кул сузымы гына арада, җәяүләп барганда 20 минут чамасы вакыт уза. Вокзалдан чыккач башта уң тарафка юнәлергә. Каршы яктагы «Макдональдс» кибетен узып, «Стадионга» яки «Пирамида»га таба барырга һәм юлны аркылы чыгарга. Кремль диварлары ерактан күренеп тора.
Башка мәчетләргә бару өчен тимер юл вокзалы ягындагы тукталыштан троллейбуска, трамвайга яки автобусларга утырып «Колхоз базары» ягына таба юл тотарга кирәк булачак. Бу очракта шәһәр үзәгендәге «Солтан», «Нурулла, «Мәрҗани» тарихи мәчетләрен карарга мөмкин. Алар да ерак урнашмаган, барып җиткәнче 15-25 минуттан артык вакыт узмас, әлбәттә, «бөке»гә эләкмәгәндә. Кызганыч, базар тирәсе, аннан ары урыннар Казанның нәкъ үзәге, шуңа күрә биредә кайчак «бөке»ләр сагалый. Хәер, күп туристлар Казан урамнары буйлап җәяүләп кенә йөриләр, сәяхәтнең бөтен кызыгы якыннан карап йөрү бит.
«Солтан» мәчете Тукай урамында базар уртасыннан узучы трамвай юлында урнашкан. Вокзалдан бирегә трамвайга утырып (бер тукталыш), яки аның юлына ориентлашып җәяүләп килергә була. Тукталыш базар үзәгендәге «Муравейник» сәүдә үзәге янында, менә шуны узып, берничә йорт кына арырак китәргә кирәк.
Шау-гөр килеп торган Казан тормышы әлеге мәчет ишек төбендә югалып кала кебек. Кайчан килмә, берьюлы берничә урамга карап торучы ишекләре киереп ачып куелган аның. Мәчет 1867 елда салынган. Беренче намазны биредә татар халкының күренекле дин әһеле Ш. Мәрҗани уыган. 1930 елда киселгән манарасы 1990да кабат куелды. Әлеге эш Н. Халитов проекты буенча башкарылды. Милли бизәкләр кулланып корылган диварлары, биек манарасы һәм тарихилыгы белән үзенә җәлеп итүче мәчет башкаланың зур байлыгы.
Әлеге мәчеттән җәяүләп кенә Тукай урамы буйлап барсак, «Нурулла» мәчетенә дә ерак ара калмый.
Ә тимер юл вокзалыннан автобуска, троллейбуска утырып киткән очракта, 3 тукталыштан (Чернышевский, Колхоз базары, Киров) соң «Нурулла» мәчете ишек төбендә үк төшәбез. Мәскәү урамыннан трамвай юлы үтми. Элеккеге Киров, хәзерге Мәскәү урамында (74 нче йорт) урнашкан «Нурулла» («Печән Базары») мәчете 1849 елда бертуган Ибраһим һәм Исхак Юнысовлар акчасына төзелгән. Татар мәдәни архитектура һәйкәленең совет заманында манарасы алына. Тагын бер тарихи үзенчәлеге шунда, ул Казан ханлыгы чорындагы данлыклы Отыз мәчете урынында борынгы Болгар мәчетенә охшатып төзелә. Бу үзенә күрә Болгарның варисы Казан икәнлеккә бер ишарә булып тора.
Әлеге мәчет ишеге Мәскәү урамы белән Париж Коммунасы урамнары киселешенә карап тора. Ә мәчет каршындагы тукталыштан берничә адым атлауга Татарстан урамына килеп чыгасың. Каршыда Камал театры күренә. Чираттагы тарихи мәчеткә юл тотар өчен Татарстан урамын аркылыга кисеп, Камал театры ягына чыгарга кирәк тә инде. Ә анда театр бинасы артында безне Кабан күле каршы ала. Шул күл яры — Казанның тарихи йөзен саклаучы беряклы Шиһабетдин Мәрҗани урамы буйлап җәяүләп китәбез. 5-10 минуттан инде тарихи, данлыклы мәчет биналарына якынлашабыз. Мәчет Зәйни Солтан һәм Каюм Насыйри урамнары киселешендә урнашкан. Мәрҗани урамына ул ян ягы белән корылган. Шуңа бу яктан килгәндә ишегалды беренче тыкрыкка туры килә. Ә шул тыкрыкка кергәч төп капкасы аның Каюм Насыйри урамына карап торуы шәйләнә.
«Мәрҗани» («Беренче җәмигъ», «Юныс») Казанны руслар басып алганнан соң төзелгән беренче таш мәчет. Әби патшаның шәхси рөхсәте белән 1766-1770 елларда мәхәллә кешеләре акчасына салына. 1850-1889 елларда биредә имам-хатыйб булып күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани эшли. Бүгенге көндә әлеге мәчеткә Казан мөхтәсибәте урнашкан һәм биредә күп сандагы дини чаралар уздырыла. Шул исәптән Россия күләмендә дини китаплар күргәзмәсе дә биредә оештырыла.
Казанда үзәктә урнашкан «Кол Шәриф», «Солтан», «Нурулла», «Мәрҗани» мәчетләреннән тыш, башка дистәләгән иман йортлары эшләп килә, дип яза Интертат.ру