Соңгы берничә тәүлек эчендә дистәләрчә гаилә чикнең теге ягына чыккан. Хокук яклаучылар белдерүенчә, күпләр якындагы көннәрдә илдәге хәл начарланыр дип куркуга калган.
Сүриядә берничә айга сузылган бәрелешләр нәтиҗәсендә меңнәрчә гаилә Либанга киткән, дип яза Азатлык
Хокук яклаучылар хөкүмәткә каршы демонстрацияләр башлангач илдә 1300-дән артык кеше, 300-ләп полиция хезмәткәре һәлак булган, дип белдерә.