«Золотой стандарт» туңдырмасы зур күләмле «Табигый пломбир – табигый шатлык» дигән гаилә бәйрәме уздыра

Гаилә белән үткәргән вакыт һәр кеше өчен тормышындагы иң мөһим, кирәкле көннәр. Гаилә әгъзаләре башка әйберләр турында онытып,

БӘЙЛЕ
2011 Июл 19

Гаилә белән үткәргән вакыт һәр кеше өчен тормышындагы иң мөһим, кирәкле көннәр. Гаилә әгъзаләре башка әйберләр турында онытып, үзләренең игътибарын бер эшкә һәм бер-берсенә юнәлтәләр.

«Золотой стандарт» туңдырмасы өченче ел инде зур күләмле «Табигый пломбир — табигый шатлык» дигән гаилә бәйрәме уздыра. Узган җәйдә бу чарада 15000нән артык кеше булып киткән. Шәһәребезнең меңәрләгән гаиләсенә бәйрәм чын, эчкерсез шатлык, елмаю һәм балаларның көлгән тавышын бүләк итә. Быел элеге бәйрәм 30 июльдә 13:00 сәгатьтән 17:00 кадәр «Кырлай» күңел ачу паркында узачак. Бәйрәм ахырында, җиңгән команда Казанның бер ишегалдын ачык төстәге карусель матурлап торачак.

Бәйрәм кызыклы атмосферада узачак. Биредә күңелсезләнеп утырган бер кеше дә табып булмастыр. Паркта күптөрле мавыктыргыч мәйданчыклар, эстафета һәм конкурслар эшләячәй. Монда балалар әти-әниләре белән бергә, киртәләрны ерып чыгып, призлар алачаклар. Концерт программасы, дискәтүк, батут, сәнгать мәйданчыгы, күккә алтын шарлар очырту чараның аерылгысыз өлеше булып тора. Килгән кунакларга табигый сөттән ясалган 200 килограмм тәмле «Золотой стандарт» туңдырмасы тәкъдим ителәчәк. Гаиләләр үзара төп приз булган ишегалларына карусель өчен көрәшәкчәкләр. Икенче һәм өченче урыннары яулаган командаларга да бүләк бирү көтелә. Ул татлы приз — зур күләмле «Золотой стандарт» туңдырмасы.

Узган елдә әлеге чарада катнашучылар бәйрәмгә яхшы бәяләмә бирделәр: «Төп приз өчен көрәшү бик күп позитив хисләр бүләк итте. Без уртак гаилә җиңүеннән, бөрдәмлек хисеннән һәм күршеләр белән дуслыкның саф рәхәтен тойдык».

Сезне, укучыларыбыз, 30 июль көнендә күңел ачу паркында көтеп калабыз. Гаиләләрегез белән килеп, җиңү яулаган очракта ишегалдыгызга балалар мәйданчыгы алып кайтып китүегез бик тә ихтимал. Ләкин иң мөһиме ул түгел. Матур җәйнең бер көнен сез шәһәр ыгы-зыгысыннан, эштән, өй мәшәкатьләреннән читтә, гаилә эчендә уздырачакы, дип яза Интертат.ру.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе