Милициянең 13 көне калды
Татарстан милициясе 1 августка кадәр полициягә әверелергә тиеш. Республиканың эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров кул астындагыларга әнә шундый бурыч куйды. Әлегә хезмәткәрләрнең 61 проценты гына аттестация узган. Ә 139 кеше бу сынауны тапшыра алмаган. Киләсе ике атна эчендә исә 650 кеше эшсез калачак. Министрлык коллегиясенең Арчада узган утырышында әнә шундый саннарны җиткерделәр.
Утырышның төп мәсьәләләренә күчкәнче генерал Сәфәров хискә бирелеп алды. Үзе дә шушы якларда туып үскән министр «погонлы»ларга Арча ягының гүзәллеге һәм татар кунакчыллыгы турында сөйләде. Ә тегеләр болай да хискә бирелгән иде инде: чөнки бу — мондый составта узган соңгы утырыш булды. Арча мәдәният йортына полициядәге әфәнделәр дә, милициядәге иптәшләр дә бергә җыелды. Тагын берничә көннән исә икенчеләре беренчеләр сафына кереп бетәргә тиеш. «Бу үзгәрешләрнең ни дәрәҗәдә дөрес булуын киләчәк күрсәтер әле, — дип сөйләде Сәфәров. — Әмма әлеге хәлләр безнең эшчәнлеккә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел». Министр әйтүенчә, быелның беренче алты аендагы күрсәткечләр вәзгыятьнең начар якка үзгәрмәвен раслаган. Әйтик, шушы чорда республикада 27 мең 596 җинаять очрагы теркәлгән. Бу — узган елгыдан 2,5 меңгә күбрәк икән. 100 мең халыкка 730 җинаять туры килә. Монысы Идел буе төбәкләреннән дә, Россиядәге саннардан да азрак икән. Әйтик, Татарстанда авыр җинаятьләр узган елгыдан 19 процентка кимегән. Ә кеше сәламәтлегенә зыян салу очракларын фаш итү күрсәткече соңгы 20 елда иң югары дәрәҗәгә күтәрелгән. Халык «помилиция»гә 341 мең тапкыр мөрәҗәгать иткән. Сәфәров монысын органнарга ышаныч дип бәяләде.
650 кешене эштән алачаклар
Әмма Арчага җыелган журналистларны иң нык кызыксындырган мәсьәлә, әлбәттә, органнарда дәвам итүче аттестация белән бәйле иде. Чөнки реформа турында инде икенче ел шаулыйлар, хезмәткәрләр үзләре исә әлегә бернинди дә үзгәреш булмавын әйтә. Утырышта моның киресе хакында сөйләделәр. Министрлыкның хезмәткәрләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Эдуард Усманов әйтүенчә, органнардагы 19 мең 619 кешенең 11 мең 632се аттестация узган инде. Бу — барлык хезмәткәрләрнең 61,6 проценты дигән сүз. Нәтиҗәдә 139ы бу сынауны тапшыра алмаган. Алар арасында ике җитәкче — башкаладагы «Дальний» һәм Спас районы эчке эшләр бүлеге башлыклары да бар. Тагын 184 кешегә кечерәк вазыйфа тәкъдим итәчәкләр. Алар арасына тагын биш җитәкче эләккән. Ә 484 хезмәткәр белән бер генә еллык килешү төзегәннәр. Полковник Усманов сүзләренә караганда, 1 августка кадәр республиканың эчке эшләр органнары тагын 650 кешегә кимиячәк. Эшсез калган хезмәткәрләрне яңа урынга урнаштыру белән исә махсус комиссия шөгыльләнә. 344 кеше үзенә эш тапкан инде. «Аларны үзләрен генә калдырырга ярамый», — диделәр утырышта.
Чаллыда һәм тагын 10 районда аттестация төгәлләнеп килә инде. Ә менә Актаныш (6,8 процент), Мамадыш (9,2), Саба (11,7) кебек районнарда сынау эшенә әле яңа гына керешкәннәр. Сәфәров исә урындагы җитәкчеләрне кисәтеп куйды: «Әлеге аттестация сезгә кемнең кем икәнен ачыкларга, кирәкмәгән кешеләрдән закон нигезендә котылу мөмкинлеге бирә, — диде генерал. — Инде җитешә алмагансыз икән, монысы — сезнең проблема. 1 августтан соң хезмәткәрләр өчен шәхсән үзегез җавап бирәчәксез».
Тирәнрәк казырга кирәк
Сәфәров кына түгел, утырышта Татарстан прокуроры Кафил Әмиров та Югары Осландагы якташларын искә алды. Әмма тискәре очраклар турында сөйләгәндә. Ә аның кулында барысына да җитәрлек мәгълүмат тупланган. Берәүләр вакытында җинаять эше ачмаган, икенчеләре кулга алынган кешене кыйнаган, өченчеләре кирәкле мәгълүматларны наркотик биреп ала икән. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсенә исә Әмиров аерым тукталды. Икътисадый җинаять кылган өчен Татарстанда 553 кешене җаваплылыкка тартканнар. Бу — Россия төбәкләре арасында дүртенче күрсәткеч. Ә менә прокурор фикеренчә, эчке эшләр органнары коррупциягә каршы тиешенчә көрәшми. «Җентекләп тикшермичә, вак-төяк очраклар белән мавыгасыз, — дип сөйләде ул. — Табибларга — чәчәк, ЮХИДИ хезмәткәрләренә өч сум бирүчеләрне эләктерү коррупциягә каршы көрәш түгел. Тирәнрәк казырга кирәк. Хисапларыгызны үзегез карагыз: ничек инде ришвәт бирүчеләр азрак икән, алучылар күбрәк булсын?» Прокурор эшмәкәрләрне дә аптыратмаска кушты. «Еш кына компьютерлар һәм документларны алып китәләр дә озак вакыт кайтармыйлар, — дип сөйләде ул. — Бу исә оешмаларга үзләренең эшчәнлеген дәвам итәргә комачаулый. Компьютер түгел, андагы мәгълүматларны алыгыз. Кирәкле кәгазьләрнең дә күчермәсен генә алырга мөмкин бит. Ә болар, тоталар да, бөтен кәгазьләрне йөк машинасына төяп алып китәләр. Әлбәттә, шик туа: әллә бу мәгълүматларны читкә җибәрәләр микән? Барыбер барысын да карап чыга алмыйлар бит. Менә шул кәгазьләрне берәм-берәм яңадан яздырып чыксаң, кабат алай эшләмәсләр иде». Әмиров һәм тикшерү идарәсе башлыгы Павел Николаев сөйләгәннәр буенча Сәфәров чаралар күреләсен әйтте. Күрәсең, 1 августтан соң хезмәткәрләрнең үзгәрәсенә ул да өметләнәдер, дип хәбәр итә matbugat.ru