Бүгенге көндә Омски өлкәсендә иллегә якын мәчет эшли. Аларның яртысы Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсенә, икенче яртысы Себер ягы мөселманнары мөфтиятенә карый. Шушы көннәрдә генә Усть-Ишем районының Илчебага авылында Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсенә караган яңа мәчет ачылып, эшли башлады.
Илчебага авылы моңарчы да мәчетсез тормады. 2004 елны мөселманнар авылның шактый тузган бер торак йортын сатып алып, мәчет итеп төзекләндергән, хәтта зур булмаган манара да куйган иделәр. Анда дини бәйрәмнәр үткәрелеп, җомга намазлары укылып килде. Әмма вакыт үтү белән иске йорт тагын да таушалды, түшәм һәм идән такталарының сыну куркынычы туды. Шул сәбәпле, авылда яңа мәчет салу проблемасы килеп басты.
Искәндәр абый Шәрәпов мәчет төзү эшен башлап җибәрә
Һәрбер эшнең башында кем дә булса торырга тиеш. Илчебагада да андый кеше табыла. Мәчет салу эшенә авылның хезмәт ветераны 72 яшьлек Искәндәр абый Шәрәпов алына. Берничә ел буена ул пенсиясен җыеп бара, бакчасында бәрәңге утыртып, аны саткан акчаларны кушып, берникадәр сумма җыя. Аннары төзелеш эшләрен башлап җибәрә.
Эш башлангач, ярдәмгә килүчеләр табыла. Беренчеләрдән булып ярдәм кулын күрше Тау авылы мулласы Руслан хәзрәт Вахитов суза. Ул үзе яшәгән авылда Илчебага мәчете өчен акча җыю оештыра. Аннан тыш, көн саен диярлек Илчебага килеп, төзелеш эшләрендә катнаша. Нигез салумы, бура ясаумы, түшәм-түбә ябумы — барлык эшләрнең дә әйдәп баручысы була Руслан хәзрәт.
Авылда яшәүчеләр дә ярдәмгә килә. Кем акчалата, кем кул көче белән ярдәм итә. Аллаһ ризалыгы өчен эшләүчеләр күп була. Искәндәр абыйның үзенең генә дә 11 баласы, күпсанлы оныклары һәрдаим төзелеш эшендә катнашалар.
Илчебага халкы һәм башкалар ярдәмгә килә
«Башка авылларда яшәүче мөселманнар, чыгышлары белән Илчебагадан булган, хәзер башка шәһәрләрдә яшәүчеләр 170 мең сум акча җыеп бирделәр. Авылда яшәүчеләр дә, мөмкинлекләренә карап, мәчет төзелешенә ярдәм иттеләр. Әмма чыгымнарның иң күбесе Искәндәр абый өстендә булды,» ди Тау авылы мулласы Руслан хәзрәт Вахитов.
Әлбәттә, бар кеше дә бушка эшләми. Урман кисүчеләргә, агач эшкәртүчеләргә, агач осталарына һәм башкаларга хезмәт хакы түләргә туры килә. «Акча беткәч, берникадәр вакытка эш тукталып тора, яңадан күпмедер акча җыйналгач, тагын башланып китә иде,» ди Искәндәр абый.
Шулай итеп, күмәк көч белән ике ел эчендә Илчебагада мәчет төзелеп бетә. Узган җомга көнне авылда мәчет ачу тантанасы узды, дип яза Азатлык.
Мәчет ачу — халык өчен бәйрәм булды
Мәчет ачу — авыл халкы һәм килгән кунаклар өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. Аның программасы да үзенчәлекле итеп төзелгән иде. Мәчет ачу тантанасы башланганчы халык клуб янындагы мәйданга җыелды. Анда Омскидан килгән «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбленең һәм җирле коллективларның чыгышлары барды. Клуб бинасы янында ясап куелган сәхнәдә мөнәҗәтләр башкарылды, халык һәм эстрада җырлары яңгырады, биюләр күрсәтелде.
Көндезге сәгать бердә җыелган халык яңа мәчеткә агылды. Анда ачу тантанасы башланды. Тантанада авыл халкыннан тыш якын-тирә авыллардан, өлкә үзәгеннән һәм башка төбәкләрдән килгән күпсанлы кунаклар катнашты.
Тәбрикләүләр, бүләкләүләр
Тантана барышында тәбрикләүләр, чыгыш ясаучылар күп булды. Анда район хакимияте җитәкчелеге һәм башка милләт вәкилләре дә катнашу сәбәпле, чыгышларның күбесе рус телендә булды.
Беренчеләрдән булып халыкны бу әһәмиятле вакыйга белән Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе җитәкчелеге исеменнән әлеге идарәгә караган Себер ягы мөфтияте мөфтие урынбасары Мугаззам хәзрәт Козкин һәм Омскиның «Хәир-Ихсан» мәчете имамы Закир хәзрәт Шәрипов тәбрикләде.
Башка чыгыш ясаучылар да халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, мәчетнең ябылып тормавын, һәрвакыт мөселманнар белән тулып торуын теләделәр.
Аннары мәчет салуда зур өлеш керткән кешеләргә Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсенең рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм китаплар тапшырылды.
Мәчет төзелешен башлап җибәргән, чыгымнарының иң күп өлешен күтәргән Искәндәр абый Шәрәповка һәм оештыру эшләрендә зур өлеш керткән Тау авылы мулласы Руслан хәзрәт Вахитовка Бөтендөнъя татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Яңа мәчеткә мулла сайланды
Җыенда яңа мәчеткә нинди исем бирергә, анда кем мулла булачак дигән сораулар да күтәрелде. Барсы да яңа мәчеткә иске мәчет исемен бирергә, «Фәлак» дип куярга риза булдылар. Аннары, моңарчы авылда мулла булып торган Гәрәфетдин абый Гимаевның өлкән яшькә җитүен искә алып, яңа мулла сайларга тәкъдим ясадылар. Тау авылы мулласы Руслан хәзрәт Вахитов Илчебага мәчетенә мулла итеп Төмән өлкәсенең Ямбаево мәдрәсәсендә дини белем алган егетне — Ринат Маликовны тәкъдим итте.
Чыгышлар, сайлаулар тәмамланганнан соң, азан әйтелде һәм мөселманнар, мәчет эченә кереп, намазга бастылар. Яңа мәчеттә беренче мәртәбе күмәк намаз укылды.
Кунаклар өчен аш-су әзерләнде
Намаздан соң барсы да мәктәптә әзерләнгән аш өстәленә чакырылды. Аш-су әзерләүдә авылның бер генә хуҗабикәсе дә катнашмый калмагандыр. Ризыкны алар мул итеп әзерләгән иделәр. Сый-хөрмәт бар кешегә дә җитәрлек булды.
Тантанада катнашучылар фикере
Тантана тәмамланганнан соң, анда катнашкан кешеләрнең кайберләре белән очрашып, күңелләрендә туган хисләр турында сорау мөмкинлеге булды. Барысы да бәйрәмнең яхшы оештырылуы, матур узуы турында сөйләделәр, авылда яңа мәчет барлыкка килүгә шатлануларын белдерделәр.
Шулай итеп, Илчебага авылы яңа мәчетле булды. Анда балалар өчен дин дәресләре бирү дә күздә тотыла. Бар да уйланганча булырмы, кайбер авылларда кебек, мәчет бикләнеп тормасмы — әлегә әйтүе кыен. Бары тик, күрше авылда Руслан Вахитов кебек тынгысыз йөрәкле мулла, Илчебагада Искәндәр абый кебек, милли җанлы кеше булганда — мәчет ябылмас, авылга иман нуры сибеп, кешеләрне дингә тартып, даими эшләп торыр дип ышанасы килә.