Казанда Мөселман фотографиясе студиясе ачылды. Хәзер мөслимәләр үзләре өчен уңайлы булганча фотога төшә ала, дип хәбәр итә islam.ru.
Студия җитәкчесе Сәидә Шиһапова сүзләренә караганда, ул мөслимәләр өчен студия оештыру турында күптән хыялланган. Чөнки фотога ир-ат фотограф төшергән вакытта, мөслимәләр үзләрен бик үк уңайлы хис итми һәм бу фотосурәттә дә чагылыш таба. Хәзерге вакытта студиядә ике фотограф, визажист, рәссам һәм стилист эшли.
Мөселман фотографиясе студиясе мөселманнарга гына хезмәт күрсәтми. Монда мөрәҗәгать итүче башка кешеләрнең ихтыяҗлары Ислам нормаларыннан тайпылмаска тиеш.