Бүген 10.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, югалган 227 документның 195 е яңадан торгызылган. Республиканың социаль яклау органнары белгечләре һәлакәткә очраган «Булгария» теплоходы пассажирларының югалган документларын торгызу һәм бәлагә таручыларга бер тапкыр каралган матди ярдәмне түләү мәсьәләләрен кооординацияли.
Матди ярдәм алуга кагылышлы мәсьәләләрдә консультация алу өчен, 557-21-13, 557-21-12 «кайнар линия» телефоннары буенча ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип искәртә министрлыкның матбугат хезмәте.