Бүген Төркиянең Әнкара шәһәрендә Бөтендөнья Татар Лигасы рәисе, язучы Гаяз Исхакый эшен дәвам итүче җәмәгать эшлеклесе, журналист Гали Акыш вафат булды. Гали Акыш 30нчы еллардан башлап, мөһәҗирлектә татар милләтенә хезмәт итте. Татар милли хәрәкәтенә беренче компьютер бүләк итүче дә ул булды, дип яза tatartime
Гали Акыш (Агиш) 1918 елның 14 гыйнварында Төньяк Манчжуриянең Хайлар шәһәрендә, урта хәлле бер гаиләнең икенче баласы буларак дөньяга килгән. Әтисенең исеме - Хисаметдин, әнисенеке - Латыйфа. Әти-әнисе Октябрь инкыйлабыннан элегрәк, Пенза губернасының Усть-Рахманов волостендагы Татар Юнәсе авылыннан килеп, Хайлар шәһәрендә урнашып калганнар.
1934 елда Гали Акыш җәмәгать эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакыйның Хайлар шәһәре татарлары алдында ясаган чыгышын ишетә. Әлеге чыгыш Гали Акышны гомер буе милләткә хезмәт итәргә этәрә.
Акыш 1936 елда Каһирәның Әл-Әзһәр университетында укый. 1938 елда Варшавада Гаяз Исхакый белән таныша. Гали Акыш 1940 елда Төркиягә кайта һәм журналист булып эшли башлый.
Акышның 1963 елда Әнкарада «Idel-Ural Dagvasi hem Sovet Imperializmi» (Проблема Идель-Урала и советский империализм) дип аталган китабы Татарстан өлкә комитеты түрәләрендә зур ризасызлык тудыра. Югары Совет рәисе Салих Батыев Гали Акышны милләтчелектә гаепләп чыга.
1966 елда Акыш «Азатлык» радиосында эшләү өчен Мюнхенгә күчә. 18 ел дәвамында татар-башкорт бүлегендә тапшырулар әзерли.
1985 елда Гали Акышның «Idel-Ural Horriyat Mocagalese» (Борьба за независимость Идель-Урала) китабы нәшер ителә.
1990 елда Акыш беренче тапкыр Казанга килә. Аның сәфәр вакытында татар иҗтимагый үзәгендә компьютер бүләк итүен әле дә тарихи вакыйга буларак сөйлиләр. Шул вакытта Гали Акыш Бөтендөнья Татар Лигасы җитәкчесе итеп сайлана.
90 нчы еллар башында татар милли хәрәкәте көчәеп китеп, Татарстанга берникадәр өстенлекләр алынгач, республика Гали Акышның да татар милләте өчен эшләгән хезмәтләрен күрми булдыра алмады. Нәтиҗәдә,
Чаллыдагы бер татар гимназиясенә җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Гали Акыш исеме бирелде.
Казандагы «Иман» нәшрияты Гали Акышның 90 еллыгы уңаеннан, аның «Исемдә калганнар» дип аталган истәлекләрен бастырып чыгарды.