2011 елның 15 июлендә Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Әлмәт районы Түбән Мактама авылында яңа мәчет ачылу тантанасында катнашты. «Булгария» теплоходындагы фаҗигадә һәлак булган корбаннар рухына Изге Коръәннән аятьләр укыды.
Әлеге чарада шулай ук Әлмәт районы администрациясе башлыгы Ришат Әбубакрив, ТР Президент аппаратының дини структуралар белән хезмәттәшлек итү идарәсе хезмәткәре Илнур Гатауллин, ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте вәкилләре һәм башка шәрәфле кунаклар да катнашты, дип яза Интертат.ру.
Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге үзәк мәчетендә Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов җомга вәгазен укыды.