VII Казан мөселман кинофестивале

VII Казан мөселман кинофестивалендә Үзбәкстан киносына аерым игътибар биреләчәк, Татарстанда төшерелгән яңа нәфис фильмнар да катнаша. 15 июльдә VII Казан халыкара мөселман

БӘЙЛЕ
2011 Июл 18

VII Казан мөселман кинофестивалендә Үзбәкстан киносына аерым игътибар биреләчәк, Татарстанда төшерелгән яңа нәфис фильмнар да катнаша.

15 июльдә VII Казан халыкара мөселман кинофестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланды. Хәзер сайлау комиссиясе иҗади эшләр арасыннан иң яхшыларын аерып, бәйге программасын төзи башлый. Мөселман кинофестивале Казанда 6-11 сентябрь көннәрендә үтәчәк.

Фестивальнең оештыру комитетына 300дән артык гариза җибәрелгән. Алар 400 илне вәкиллек итә. Алар арасында Роосия, Төркия, Иран, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Британия бар. Шулай ук мөселман дөньясы кыйммәтләре турында Италия, Мексика, Испания, Греция иҗатчылары да уйлана.

Элеккеге Советлар Берлеге илләреннән нәфис фильм төшерүне соңгы дистә елда киметмәгән Казахстан һәм Үзбәкстан да катнаша. Ташкент кино төшерүчеләре Иран, Төркия һәм Россия белән бергә фестивальгә иң күп әсәр тәкъдим итүчеләр арасында.

Казан кинофестиваленең програм директоры Илшат Латыйпов сүзләренчә, бәйгегә бары 40лап фильм гына сайлап алыначак. Ягъни тәкъдим ителгән 300ләп эштән иң көчле әсәрләр генә ярышка кертеләчәк, дип яза Азатлык.

Бәйгедән төшеп калган фильмнарны да фестивальнең «Азия тирәлеге», «Татарстанда эшләнгән» һәм башка тематик төркем кысаларында карап булачак.

Быел фестивальдә яңа үзбәк киносына аерым игътибар бирергә уйлыйлар. Заманча һәм югары дәрәҗәдә эшләнгән Үзбәкстан фильмнарына аерым программа багышланачак, дип әйтә оештыручылар.

Җиңүчеләрне Хотиненко сайлаячак

Мөселман кинофестиваленең сайлау комиссиясендә Русия һәм Италия режиссерлары, кино белгечләре керә. Жюрины танылган Россия режиссеры Владимир Хотиненко җитәкли. Аны күпләр Әфганстан сугышыннан мөселман булып кайткан урыс егете турында «Мусульманин» киносы авторы итеп хәтерли.

Аның соңгы эшләренең берсе — нацистлар белән сугыш вакытында басып алынган җирләрдә калган православие рухание турындагы «Поп» нәфис фильмы. Ул шулай ук Россия патриархы каршындагы мәдәният шурасына да керә. Ягъни Хотиненкога дини кыйммәтләр темасы яхшы таныш.

Татарстаннан фестивальдә ничә әсәрнең катнашуы әлегә билгеле түгел. Хәзергә режиссер Рамил Төхвәтуллинның «Алтын шимбә» («Золотая суббота») нәфис фильмы һәм анимация жанрында «Шүрәле» әкияте фестивальгә кабул ителгән. Оештыручылар башка авторлардан да яңа кинолар көтә.

Фестивальнең бәйге программасына кабул ителгән һәм аннан тыш баручы әсәрләрне, гадәттәгечә, Казанда «Родина», «Мир» кинотеатрларында күреп булачак.

Равил Гайнетдин президент булып кала

Мөселман кинофестиваленең президенты итеп, быел да Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин кала. Бу оешма мөселман кинобәйгесенә нигез салучы булып та санала. Әмма күптән түгел баш мөфтинең Татарстан белән юллары аерыла язган иде.

Мөселман кинобәйрәме Казанда 2005 елда «Алтын мөнбәр» исеме астында үткәрелә башлаган иде. Соңгы елларда фестивальнең Мәскәү һәм Казан дирекциясе низагка керде һәм 2010 елда бәйге икегә аерылды.

Татарстан башкаласындагы чара Казан мөселман кинофестивале исеме астында уздырыла башлады.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе