Әле берничә ел элек кенә кальян турында ишетеп кенә белә идек. Ә бүген инде кальян тартып ял итү безнең тормышка көннән-көн ныграк керә бара. Кем өчендер кальян өйне бизәп торучы деталь булса, кемнедер аны ясау һәм тарту процессы мавыктыра.
Кальян Көнчыгыш мәдәниятендә борынгы заманнардан ук зур роль уйнаган. Күпләр кальянны Исламда шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән, дип саный хәтта.
Бүгенге көндә шәһәребездә кальян тарту урыннары, махсус кафе-рестораннар бик күп. Алар зурлар гына түгел, бигрәк тә яшьләр арасында популяр. Рекламага ышансак, кальян — тартуның иң куркынычсыз төре булып санала. Кальян тарту өчен махсус кафе-рестораннарның исемнәрен гарәпчә хәрефләр белән дә язып куялар, хәтта. Әлбәттә инде халык, «Гарәпчә язылган икән, димәк шәригать тарафыннан тыелмаган», дип уйлый.
Тик Исламда кальян тарту, тәмәке кебек үк, тыелган. Бу — кешенең сәламәтлеге һәм җаны өчен иң зарарлы эшчәнлек булып санала.
Иң мөһиме шуны аңларга кирәк: тәмәкене матур савытка салып, төрле тәмләткечләр өстәп тарттың ни дә, гади тәмәке итеп тартып йөрдең ни. Бер аерма да юк.
Коръәндә, кеше эш-гамәлләре үз-үзен үтерүгә, шәхес буларак юкка чыгаруга алып бармасын өчен тырышырга тиеш, диелә. Ә составында 500 гә якын агулы химик кушылмалар булган тәмәке тарту — үз-үзеңне үтерү түгелме соң инде?
Шуңа күрә, кальян тартучы һәркем түбәндәгеләрне белеп торырга тиеш:
1. кальян тарту гади тәмәкене алыштырмый;
2. бер сәгать кальян тарткан вакытта кеше гади тәмәкегә карый 100-200 мәртәбә күбрәк төтен йота;
3. кальян төтенендә рак китереп чыгарырга сәләтле зур күләмдә агулы матдәләр, авыр металл тозлары, химик кушылмалар бар;
4. су фильтры да, башка өстәмә саклану чаралары да сәламәтлекне сакларга һәм бәйлелек барлыкка килүдән качарга булышмый;
5.бөтен кешегә гомуми мөштек куллану төрле инфекцион чирләр, туберкулез, гепатит, герпес кебек чирләр китереп чыгарырга мөмкин;
6. кальян тарту бөтенләй тартмаучы кешене дә зарарлый.
Алда әйтеп үткәнчә, кальян бигрәк тә яшьләр арасында популяр. Үзенең тәмле исе һәм җиңелчә тәме белән аларны шундук үзенә җәлеп итә. Яшүсмер үзе дә сизмәстән тәмәке корбанына әверелә, дип яза Матбугат.ру
Гади тәмәкенең зыяны турында һәркем белә. Шулай да кайсысы зыянлырак соң: гади тәмәкеме, әллә инде кальянмы?