Иң яхшы тәрбия – ислам тәрбиясе

Актаныш районындагы Күҗәкә авылы мәчетендә ачылган лагерьга 40 лап бала йөри. Иң кечкенәсенә -3, калганнар 13-14 яшьлек, дип яза «Актаныш таңнары» газеты. «Иң яхшы тәрбия —

БӘЙЛЕ
2011 Июл 15

Актаныш районындагы Күҗәкә авылы мәчетендә ачылган лагерьга 40 лап бала йөри. Иң кечкенәсенә -3, калганнар 13-14 яшьлек, дип яза «Актаныш таңнары» газеты.

«Иң яхшы тәрбия — ислам тәрбиясе. Мәчеттә начарлыкка өйрәтмиләр. Мәчеткә килгән баланың йөзе нурлы», — ди «Халидә» мәчетенең имам-хатибы Рәмис Гыйльметдинов.

Күҗәкәдә дини лагерь беренче тапкыр 2004 елда Руслан хәзрәт Мортазин тарафыннан оештырыла. Узган ел ул җәй буе диярлек эшләгән. Быел июнь башында ачылган, алга таба эшләвен дәвам итәчәк. Монда шәһәрдән кунакка кайткан балалар да бик теләп йөриләр икән.

Биредә кызлар иртәнге сәгать тугыздан 11 гә, ә малайлар алардан соң бергә кадәр укыйлар. Өйлә намазына калып, намаз укырга да өйрәнәләр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе