Татарстанга татар телен өйрәнү өчен Американың Аризона штаты университетыннан 32 студент һәм аспирант килде

Татарстанга татар телен өйрәнү өчен Американың Аризона штаты университетыннан 32 студент һәм аспирант килде. АКШлылар 8 атна буена тел өйрәнү белән беррәттән, Татарстан

БӘЙЛЕ
2011 Июл 15

Татарстанга татар телен өйрәнү өчен Американың Аризона штаты университетыннан 32 студент һәм аспирант килде. АКШлылар 8 атна буена тел өйрәнү белән беррәттән, Татарстан халыкларының мәдәнияте, тарихы, көнкүреше белән дә якыннан танышачак. 25 июльдә тагын 12 студентның Казанга килүе көтелә.

Татар дәүләт һуманитар педагогика университетында 2008 елдан бирле алып барылган чит ил студентларына татар теле укыту курсларында 70тән артык чит ил студенты тел өйрәнгән. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар — булачак сәясәтче, тарихчы, тел белгече һәм хәтта музыкантлар да.

Америкалы студентлар үз теләкләре белән татарча өйрәнә

Узган ел әлеге курсларга Америкадан килгән студентларның саны 11 генә булса, быел исә аларның саны 3 дистәдән артып киткән. Университет ректоры Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, Америкалы студентлар Казанга татар телен өйрәнергә үз теләкләре белән килгән.

Беренче елны эшне куркыбрак башлаган идек. Ләкин ел саен студентлар һәм аспирантлар санының арта баруы безне тагын да канатландырып җибәрде, ди ул.

Рәдиф Җамалетдинов, алга таба кунак ашы кара-каршы булачак дигән әйтемнән чыгып, киләсе елларда Татарстан студентларының да Америкага барып тел өйрәнү мөмкинлекләре булачак, ди.

«Хәзер АКШ университетлары белән сөйләшүләр алып барыла. Киләсе елда безнең студентлар анда барыр, дип көтәбез. Башка илләрнең университетлары белән дә яхшы элемтәдә торабыз. Әле күптән түгел генә безнең 4 укучыбыз Франциянең Сорбонна университетына кабул ителде. Алар параллель рәвештә Сорбоннада да, монда да укыячак. Бүгенге заманда укучылар алмашы булмый торып, югары уку йортының киләчәге бар дип әйтеп булмый», ди университет ректоры Рәдиф Җамалетдинов.

«Өстәмә тел белү укучыга зыян түгел, файда гына китерә»

Әле күптән түгел генә рус телле укучыларның ата-аналары татар теле укытуга каршы чыгып, төрле чаралар уздырды. Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт теле булуга карамастан, татар телен өйрәнүгә кызыксыну күренми.

Америка студентларына татар телен өйрәнү теләге кайдан килә икән дигән сорауга Рәдиф Җамалетдинов, кешегә өстәмә тел белү зыян түгел, киресенчә файда гына китерә, диде.

«Бүгенге көндә рус теле белән генә түгел, татар теле белән дә дөньякүләм кызыксыну бар. Һәм ул торган саен арта гына бара. Миңа калса, 2нче, 3нче һәм аннан да күбрәк телләр өйрәнү беркайчан да баланың үсешенә, аның тагын да тирәнрәк белем алуына комачаулык итми, дип хәбәр итә Азатлык.

Киресенчә, ул бары тик ярдәм генә итә. Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, балага телләрне күбрәк белү, башка фәннәрне дә җиңел өйрәнүгә ярдәм итә», дип саный Җамалетдинов.

Америкалылар татар гаиләләрендә яши

Тел өйрәтү курсларын оештыручы университетның өлкән укытучысы Айгөл Әюпова сүзләренчә, студентлар телне тагын да камил үзләштерсен һәм татарлар тормышы белән тагын да якыннанрак танышсын өчен, студентлар Казанда татар гаиләләрендә яши.

Гаиләләр белдерү белән сайлап алына. Һәм аннан соң бу гаиләләрне Америкалы студентларга без үзебез тәкъдим итәбез. Алар үз теләкләрен җиткереп, анкета тутыра. Чит ил студентлары барлык чыгымнарны да үзләре каплый, ди Әюпова.

Аның сүзләренчә, Америкалы студентлар, татар теле белән беррәттән рус телен дә өйрәнә. Әмма алар өчен рус теленә караганда татар телен үзләштерү җиңелрәк икән.

«Килүчеләр арасында рус телен дә татар телен дә белүчеләр бар. Ике телне чагыштырып караганда, татар телендә ир һәм хатын-кыз затында сөйләшү булмагач, аларга татарча өйрәнү җиңелрәк тоела. Әмма иң авыры — ул, әлбәттә, сүз тәртибе һәм гомумән тел системасы. Ләкин барлык боларга карамастан, алар әкренләп телне өйрәнә, сөйләшәләр», ди өлкән укытучы.

Методик әсбаплар җитми

Айгөл Әюпова, үзе дә Американың Аризона штатындагы бер университетта АКШ студентларына татар теле өйрәткән. Анда Татарстан турында бик аз белсәләр дә, дәресләргә бик теләп йөриләр иде. Татар телен өйрәтү өчен иң беренче авырлык — методик әсбаплар булмауда, дип белдерә ул.

Мин бер ел дәвамында Америкада татар телен укыттым. 10га якын студентым бар иде, ди Татар дәүләт һуманитар педагогика университетының өлкән укытучысы Айгөл Әюпова.

«Татарлар Русиядә мөһим урын биләп тора»

Америкалы студент Гарри Гуадекнола Казандагы тел курсларына инде ике ел рәттән катнаша. Быел ул, телне тагын да камилрәк итеп өйрәнергә телим, чөнки татарлар Русиядә халык саны ягыннан икенче урында тора, бу телгә зур кызыксыну күрсәтәм, ди.

«Мин быел күбрәк китапханәләрдә татарча тарихи китаплар, документлар белән танышырга телим. Минем беренче максатым — татар телендә җиңел аралашу. Мине татар тарихы бик кызыксындыра. АКШта татар тарихы һәм, гомумән, татарлар турында аз беләләр. Татар халкы — бик кунакчыл халык. Миңа Казанда бик тә ошый», ди Америкадан килгән студент Гарри Гуадекнола.

Америкалы студентлар Казанда тел өйрәнеп кенә калмаячак, моның белән беррәттән татар халкы тарихы хакында лекцияләр тыңлаячак, Болгар, Зөя, Түбән Новгород кебек тарихи урыннарны сәфәр кылачак, татар музыка сәнгате турында да мәгълүмат алачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе