«Булгария» теплоходы һәлакәтендә гомере өзелгән 112 кешенең мәете табылган. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 14:00 сәгатькә шундый мәгълүмат белдерә.
Якынча мәгълүматлар буенча фаҗига вакытында теплоходта 208 кеше булган. 79 кеше коткарылды. Шулай итеп, хәзерге вакытта 20 кеше хәбәрсез югалган дип санала.