«Булгария» фаҗигасе Аллаһы Тәгаләнең кисәтүеме, тәкъдирме

«Булгария» фаҗигасе Аллаһы Тәгаләнең кисәтүеме, тәкъдирме? Бу турыда Татарстан Республикасы мөфтие Илдус Фәиз «Татар заманы»на интервью бирде. ТЗ: Мөфти хәзрәт, Татарстанда

БӘЙЛЕ
2011 Июл 14

«Булгария» фаҗигасе Аллаһы Тәгаләнең кисәтүеме, тәкъдирме? Бу турыда Татарстан Республикасы мөфтие Илдус Фәиз «Татар заманы»на интервью бирде.

ТЗ: Мөфти хәзрәт, Татарстанда соңгы атнада бер-бер артлы хәвефле хәлләр булды: ярты Казанда ут бетте, башкаланы су басты, янгыннар килеп чыкты һәм «Булгария» теплоходы су төбенә китте. Бу хәлләргә кадәр Кол Шәриф янында мөселманнарда ризасызлык тудырган «Тынычлыкның яратылышы» фестивале үткән иде, мәчет янында көпә-көндез зина кылдылар. Бу Аллаһның татар халкына кисәтү җибәрүе түгелме?

Илдус Фәиз: Аллаһы Тәгалә бу олы фаҗигада туганнарын югалтучыларга сабырлык бирсен. Вафат булучыларның урыннары җәннәттә булсын! Теплоходта балалар бик күп булган. Аллаһ балаларны балигъ булганчыга кадәр турыдан-туры җәннәткә кертә. Батып, янып, чума, яман шеш авыруыннан үлгән, Аллаһны таныган кешеләр шәһитләр буларак җәннәткә эләгер. Шуңа күрә Аллаһ аларның рухларын шат кылып, җәннәтләрен бирсен!

Тормышта бозыклык, пычраклык Адәм (г.с.) балалары Хабил белән Кабил заманыннан ук килә. Аллаһ кайвакытта кисәтү кыла, кайвакытта зур сынаулар бирә, шатлык җибәрә. «Булгария» теплоходының батуы да — Аллаһы Тәгаләнең бер кодрәте. Әмма теге яки бу гөнаһ өчен фаҗига килеп чыкты, дип әйтү дөрес түгел. Бу һәлакәт безгә гыйбрәт бирә, Аллаһка күбрәк гыйбадәт кылырга этәрә. Чөнки теләсә кайсы вакытта вафат булуыбыз ихтимал. Аллаһы Тәгалә бу кешеләрнең ни өчен шулай вафат булуын үзе белә. Кайда гына булсагыз да, Аллаһ Тәгалә җибәргән үлем барыбер тотар, диелгән. Шуңа дөньядан нинди үлем белән китүебезне ул үзе хәл итә. Кабатлап әйтәм: «Булгария» теплоходы һәлакәте — безгә гыйбрәт, дип яза tatartime

ТЗ: «Булгария» теплоходында йөкле хатыннар шактый булган. Аларның күбесе сәфәргә, Болгарга барсаң, балаң бәхетле туа, дигән хорафатка (суеверие) ышанып чыккан… Мондый хорафатка ышану фаҗигага китерә аламы?

Моны Аллаһы Тәгалә генә белә. Ә йөкле хатыннар Шәһри Болгарга барган икән, димәк аларның да тарихи шәһәрне күрәсе килә. Быел Болгар җыенына 50 меңгә якын кеше җыелды. Ул вакытта бара алмадылар, халык күп булганга кысан булды.

Болгарда шәһитләр, сәхәбәләр, әүлияләрнең яшәгән җирләре бар. Анда күп сугышлар булган. Биредә тарих саклана. Болгарда Аллаһка мәхәббәт ныграк арта. Кемнең хәерле бала табасы килми? Кем баласы бәхетле булуын теләми? Әлбәттә, Болгарга дога кылырга барулары бик әйбәт күренеш. Алар Аллаһны искә алып бара, ташка барып табынмый. Ташка табыну турында бөтенләй сүз булырга мөмкин түгел.

Бәлки, Болгарда дога кылып, туры җәннәткә керерләр? Без бит моны белмибез. Аллаһның хөкеменә тыгылырга ярамый. Дөньядан китәргә вакытлары җиткән икән, моны үзгәртеп булмый. Хәзер мәрхүмнәрнең рухлары өчен дога кыласы гына кала.

ТЗ: Соңгы елларда Болгар шәһәрен ныклап күтәрә башладылар. Әмма баткан теплоходның исеме «Булгария» булуы, сәяхәтчеләрнең батыр алдыннан тарихи шәһәргә керү, Болгарның халык арасында популярлыгын төшермәсме?

Илдус Фәиз: Төшермәс. «Булгария» теплоходы Болгар белән бәйле түгел. Теплоход хезмәткәрләре ваемсызлык күрсәткән, кешеләр җаваплылык тоймаган дип саныйм. Без бит һәрвакыт машинаны да каратып торабыз. Юлга чыгар алдыннан теплоходны гына түгел, аяк киеменә дә кат-кат карап алалар.

Болгарның дәрәҗәсе беркайчан да төшмәс. Гомумән, алар төгәл Болгарга бармаган. 1980 елда «Александр Суворов» теплоходы Ульяндагы күпер астында батты. Аңа карап шәһәрнең дәрәҗәсе төшмәде. Күп шәһәрләр янында мондый һәлакәтләр булып тора. Бар да Аллаһның кодрәтендә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе