«Россия почтасы» үз хезмәтләрен заманчалаштырмакчы була. Сүз пенсионерларга түләүләрне пластик карта аша башкару турында. Күптән вакыт диярләр берәүләр. Ләкин олы яшьтәге абый-апаларга мондый техниканы аңлавы шактый авыр бит. Пластик картадан акча бирү системасын Россия компаниясе Марокко тәҗриҗәсе нигезендә башкарачак.
Пенсионерларга акча түләүнең яңа ысулы почта хезмәткәрләренә һөҗүм итү очракларыннан саклаячак, «Россия почтасы» чыгымнарын киметәчәк. Компаниянең пенсияне өйгә китергәндә ел саен 8 миллиард сум акча сарыф итүе мәгълүм.
«Россия почтасы» генераль директоры Александр Киселев сүзләренә караганда, яңа системаны илнең барлык субъектларында тиз генә үзләштерергә мөмкин түгел. Чөнки банкоматлар, почта бүлекләре булмаган кечкенә авыллар да бар. Ләкин алга таба анысы да хәл ителер дип көтелә.
Хәзерге вакытта Россиядә 40 миллион кеше пенсия ала. Аның 21 миллионы моның өчен почта бүлекләренә мөрәҗәгать итә, түләүләрне дәүләт, коммерцияле банклар хезмәтеннән файдалана. Иң беренче мәлдә 20 миллион пластик карта чыгару күздә тотыла, дип яза Интертат.ру.
Өлкән буын вәкилләре бу хакта ни уйлый икән?
Нина Максимова (Казан): Дәүләт бездән сорап тормый, үзгәрешләрен кертә тора. Төрле реформалар төрле вакытта төрле нәтиҗә бирде. Халык һәрвакыт аларның яхшы ягын күрергә тырышты. Монысы дәүләткә дә, пенсионерларның үзләренә дә файдага булыр дип көтәбез. Өйрәнергә авыррак инде, балалар ярдәме белән ерып чыгарбыз!
Асия Хәйруллина (Түбән Кама): Бервакыт бездә яшьләр бер картны кыйнаганнар дип сөйләделәр. Аның банкта картасы шулган. Шуның номерын сорап интектереп бетергәннәр. Наркоманнар булгандыр инде. Әле пенсияне берничә кеше (сакчылары белән) алып килә иде. Шактый күләмдә акча салынган ул картаны кулга алырга да куркып торырбыз инде. Каядыр барып акчаны алу турында сүз дә юк.
Фәрит Фәттахов (Тукай районы): Андый әйберләрне кертә башласалар, балалар ярдәменә өмет итәм. Ә менә ялгыз бабайларга, әбиләргә авыр булыр. Карт кешенең хәтере начар, картасын югалтып, интегер генә дим мин.
Нургаян һәм Нәсимә Хаҗиевлар (Алабуга районы): Яшебез 80нән артты. Бер кая да чыгып йөри алмыйбыз. Ә почтальонның килүе үзе бер куаныч. Карт кешеләргә кунак еш килми бит. Аны күрүгә үз туганыбызга кебек шатланабыз. Карталар андый куанычтан да мәхрүм итә. Бәлки, яшьрәк пенсионерларга, шәһәрдәгеләргә уңайлыдыр ул...