ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 июльдә 16 сәгатькә булган мәгълүматларына караганда, «Булгария» теплоходында һәлак булган 101 кешенең мәете табылган, аларның 17се — ир-атлар, 63е — хатын-кызлар, 21е — балалар.
16 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, 67 мәет җирләү өчен туганнарына бирелгән.
Һәлакәт урынында эзләү эшләре, психологик ярдәм күрсәтү, судноны тикшерү, фаҗига булган акваторияне тикшерү, суднодан һәлак булучыларның мәетен чыгару, нефть продуктын җәелдермәү эшләре дәвам итә.