Зәй шәһәренең 19 мөгаллиме татар теле белгечлеге буенча диплом яклый. Алар ел дәвамында Татар Дәүләт гуманитар-педагогика университетының өстәмә белем бирү бүлеге курсларында укыган, дип хәбәр итә «Зәй ТВ» хәбәрчеләре.
Дәресләр шәһәрнең үзендә каникул вакытларында узган. Гөлчәчәк Кәрамованың әле хезмәт стажы бик күп түгел, диплом яклаучылар арасында икешәр дистә ел балалар укытканнары да бар. Рәшидә Куропаткина Казан Дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап, 23 ел татар теле укыткан белгеч. Профильле белем алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаган. Бүген укытучыларны берьюлы 2 сынау көтә, алар диплом эшләрен яклый һәм татар теле белән әдәбияттан дәүләт имтиханы тапшыра.