2011 Июл 13
21 июль көнне Теләче районының Тәмте авылында республикабыздагы иң соңгы Сабантуй үткәрелә. 19 сәгатьтә башланачак бәйрәмдә җыр-бию, элеккеге йолалар, батырлар чыгышын карап хозурланырга мөмкин. Шунысы кызык, көрәш быел 80 килограммга кадәр һәм аннан да авыр үлчәүдә үтәчәк. Шушы төбәктән чыгучылар һәм бәйрәмне үткәрүдә ярдәм итәргә теләүчеләр аны оештыручы Николай Ивановка мөрәҗәгать итә ала. Тел.: 8-927-435-43-34, дип хәбәр итә Матбугат.ру.