Аллаһ тәгалә Коръәни Кәримдә шулай ди: «Алар аңа (Сөләйман г-мгә) ул теләгәнне эшлиләр: михрабларын да, һәйкәлләрен дә, һәм күл кебек зур савытларны, һәм тау шикелле зур казаннарны да. Давыт нәселе, шөкер итегезче! Минем колларымның бик әзе генә шөкер итә!» (Сәбә, 13).
Димәк, элек заманнарда һәйкәлләр ясау рөхсәт ителгән булган. Әмма Ислам дине җан ияләренең сыннарын ясауны тыя.
Белүебезчә Ислам дине тарала башлаган елларда мөшрикләр Кәгъбәтулла эченә йөзләгән пот-сынымнар куеп шуларга табына торган була. Пәйгамбәребез с. Мәккәне фәтех кылгач, беренче эш итеп шул сыннарны вата.
Голәмәләр сурәтне ике төргә аерганнар:
1. Таш һәм гипска охшаган нәрсәләрдән ясалган вә күләгәсе булган нәрсәләр. Болар һәйкәлләр һәм сыннар дип аталалар.
2. Диварга уелган һәм кәгазьгә сызылган күләгәсез нәрсәләр. Болар сурәт дип атала.
Җансыз һәртөрле нәрсәне сурәткә төшерү мөмкин. Мәсәлән, ташларны, тауларны, елгаларны, диңгезләрне, гомумән, пейзажларны, манзараларны…
Хәзерге вакытта матбугат чараларын сурәтсез күзгә китерү дә кыен. Шул сәбәпле сурәткә төшү яки ул эшне ниятләп эшләүдә зарар юк. Әмма кешеләрне шәһвәтле хисләргә этәргән, фетнәгә алып баручы фәхешле рәсемнәрне нәшер итү яки сурәткә төшереп тарату, билгеле, шәригатькә сыймый.
Бүген кешеләрнең шәхесен аныклый торган документлар, эшкә керү яки хаҗ гыйбадәтен кылу өчен сурәткә төшү мәҗбүри шарт та булып тора. Шулай икән, мөэмин-мөселманнарның проблемаларын хәл итәм дигән нияттән сурәт төшерүчеләрнең эшен гаепләп булмый.
Ислам — киң карашлы дин, һәрбер нәрсәнең чишелешенә әтрафлы карый. Шул мәгънәдә бер генә нәрсәгә төртелеп, юк диешеп, аны мөмкин түгел дигән нәтиҗә чыгару — зур хата.
Гарәп телендә гаҗәеп бер мәкаль бар: «Әл-инсану гадуввун ли ма яҗһәл», ягъни «кеше белмәгән нәрсәгә дошмандыр». Шуның өчен, арабыздан ихтилафларны бетерү өчен күбрәк укырга вә фикерләргә кирәк, дип яза matbugat.ru