«Булгария» дә һәлак булганнарның туганнарына компенсация түләүләр бүген башланачак

«Булгария» теплоходы фажигасендә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм каза күрүчеләргә бер тапкыр матди ярдәм күрсәтү турында кичә Татарстан

БӘЙЛЕ
2011 Июл 13

«Булгария» теплоходы фажигасендә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм каза күрүчеләргә бер тапкыр матди ярдәм күрсәтү турында кичә Татарстан Хөкүмәте 398 нче номерлы карар чыгарды.

Татарстанда яшәп, «Булгария» теплоходы һәлакәте нәтиҗәсендә быел 10 июльдә һәлак булган һәрбер кеше өчен гаилә әгъзаларына (хатынына (иренә), балаларына һәм иждивениядәге затларга) 300 мең сум, сәламәтлегенә зыян килүчеләргә, зыянның дәрәҗәсен исәпкә алып, 100 мең сумга кадәр, һәлакәт вакытында милкен югалтучыларга 10ар мең сум күләмендә акча түләнеләчәк. Моның өчен гражданнарга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк була, ягъни мөрәҗәгать иткәннән соң гына башкарыла. Бер тапкыр түләнелә торган шушы матди ярдәмне алыр өчен таләп ителә торган документлар исемлеге якын арада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтларында урнаштырылачак.

Бүген, шушы һәлакәт сәбәпләрен тикшерү буенча хөкүмәт комиссиясенең РФ транспорт министры Игорь Левитин рәислегендә уздырылган утырышыннан соң, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, әлеге акчалата компенсацияләр иртәгәдән түләнелә башлаячак һәм моның өчен үлү турындагы таныклык (алар хәзер 58 кешегә карата тапшырылган) нигез булачак. И.Ливитин искәрткәнчә, РФ Премьер-министры Владимир Путин шушы фаҗигадә һәлак булганнарның туганнарына федераль бюджеттан 1әр млн. сум акча бүлеп бирү турындагы күрсәтмәгә кул куйган. Ул акча Татарстан Хөкүмәтенә тапшырылачак, ул, үз чиратында, — һәлак булган һәр кешенең, шул исәптән Россиянең башка төбәкләрендә яшәгәннәрнең туганнарына. Татарстан Президенты, бу эш оператив башкарылачак, дип вәгъдәләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе