«Ярдәм» фонды теплоходта батучыларның туганнарына булышу максатыннан, үз өлешен кертте

«Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды хезмәткәрләре Татарстан хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре советының чакыруына җавап йөзеннән, «Булгария» кораблендә суга баткан,

БӘЙЛЕ
2011 Июл 12

«Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды хезмәткәрләре Татарстан хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре советының чакыруына җавап йөзеннән, «Булгария» кораблендә суга баткан, хәбәрсез югалган кешеләрнең туганнарына булышырга кирәк дигән фикергә килделәр һәм бу изге эшкә үз өлешләрен керттеләр.

«Бу-зур һәлакәт. Анда зыян күргән, һәлак булганнарның туганнарына мораль һәм матди яктан бергәләп ярдәм иткәндә генә кайгы-хәсрәтләрен күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтә алырбыз. Шәхсән ул минем өчен биниһая зур фаҗига, коткару эшләренең барышын даими күзәтәм һәм бик дулкынланам»,-дип фикерләре белән уртаклашты «Ярдәм» фондының Президенты Илһам Исмәгыйлев.

Аның белән бергә «Ярдәм» Ислам хәйрия фондының барлык хезмәткәрләре дә теплоходта һәлак булган, хәбәрсез югалган кешеләрнең туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашалар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе