Чех белгече әйтүенчә, Чехословакиядә ясалган «Булгария» казасының сәбәбен корабның яшенә генә бәйләргә кирәкми.
Идел елгасында Баткан «Булгария» корабы 1955 елда ул чактагы Чехословакиядә ясалган булган.
1950 елларда Чехословакиядә Советлар Берлеге өчен күп кенә кораблар ясала. Бу ул чактагы Икътисадый ярдәмләшү шурасы (СЭВ) програмы нигезендә эшләнә. Күп кенә корабларның төп өлешләре шулай итеп Чехословакиядә ясалып Дунай буйлап Кара диңгезгә җибәрелә һәм шунда аның калган өлешләре ясап бетерелә.
Мондый кораблар хәзерге Чехиядә инде кулланудан чыккан. Әмма Праганың корабчылык җәмгыяте рәисе Душан Саһула әйтүенчә, хикмәт корабның яшендә түгел, дп яза azatliq
«Бездә 1938 елгы ике кораб әле дә бернинди проблемсыз хезмәт итә. Иң мөһиме аны нинди хәлдә тоту. Корабның хезмәт итү вакыты чикләнмәгән дияргә мөмкин», — ди Саһула.
Чехиядә Европа Берлеге таләпләре нигезендә һәр ике ел ярым саен корабларның техник хәлен һәм җиһазландырылышын инспекторлар тикшереп торалар. Кораблар ярга чыгарылып аларның тышкы диварларының калынлыгын да үлчиләр.
Саһула әйтүенчә, Идел елгасында корабларны куллану шартлары белән Чехиядәге таләпләрне чагыштытырлык та түгел.
Идел елгасындагы казаның сәбәрләре әлегә тикшерелә генә. Саһула сәбәпләр бик төрле була ала ди.
«Корабның әйләнеп каплану мөмкинлеге дә бар. Андый очракта ул бик тиз арада бата. Көчле җил булган очракта, аны дулкын каплый ала. Корабның эченә су тула һәм ул бик тиз генә су төбенә китә. Анда әлеге казага берничә очраклыкның бергә туры килүе сәбәп булган дияр идем. Күпчелек казалар шулай килеп чыга», — ди Праганың корабчылык җәмгыяте рәисе Душан Саһула.