Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте «Булгария» теплоходы фаҗигасендә һәлак булучыларның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. 12 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә дә Куйбышев сусаклагычындагы корбаннар рухларына дога кылыначак.
Пәйгамбәребез (сгв): «Тәкъдирдән сакланып кына качып булмый. Дога барлык булган кайгы-хәсрәтләргә дә дәва. Кайгы килсә дә, дога белән, шатлыкта да — кешене кыямәт көненә кадәр озата бара ул», дигән.