Татарстанга коточкыч кайгы килде. Республикабыз тарихындагы иң зур һәлакәтләрнең берсендә безнең гражданнар һәлак булды.
Республика халкы һәлак булучыларның туганнарның олы кайгысын уртаклаша. Без аларны мәңге онытмаячакбыз.
Мин гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашам. «Булгария» теплоходы һәлакәте ахыргача тикшереләчәк.Әлеге коточкыч фаҗига безнең барыбыз өчен дә олы дәрес булса иде.
Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов