Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белдерүенчә, рәсми рәвештә теркәлгән үләчеләр исемлегенә тагын 3 ир-ат һәм 1 бала өстәлгән, бу минутларда һәлакәттә 12 кеше үлүе билгеле.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә «112» һәм оператив штабта(843) 227-46-56 кайнар линия телефоннары эшли, алар буенча коткарылган, зыян күргән һәм үлүчеләр хакында мәгълүмат алып була. «Татар-Информ»