Бүген Свердлау өлкәсендә 53 мәчет эшли, Екатеринбург шәһәрендә 4 мәчет сафта, тагын берсенә нигез салынган. Свердлау өлкәсе мәчетләрендә күпчелек татар имамнары идарә итсә дә, әмма мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеген Урта Азия һәм Кавказ халкы тәшкил итә, бер-ике мәчеттә кавказлар имам вазыйфасына керешкән.
— Татар-башкортларның мәчетләрдә аз булуы, безне татар авылларына чыгып, шәкертләр җыя башларга мәҗбүр итте, — дип сөйли Свердлау мөфтие Равил Мәмлиев. — Безнең җирлектә тәрбияләнеп, киләчәктә имам буларак хезмәт итсен дигән максат куябыз. Мәчетләргә башка халыклар да рәхим итсеннәр, әмма без үзебезнекеләрне үстерергә тырышабыз. Уфага да, Казанга да ислам университетларына берничә шәкертне җибәрдек. Безнекеләр аз, әмма бу эшне башлап җибәрдек, иншалла, дәвамы булыр һәм киләчәктә күркәм нәтиҗәләргә дә ирешербез. Менә әкренләп мәчетләр салуны кузгаттык, мәдрәсә дә безнең әкрен генә ачылып килә. Балаларны укытабыз, төрле конкурсларга йөреп, алдынгы урыннар алуга ирештек, дип яза tatartime
Бу Свердлау татар-мөселман җәмәгатьчелеген борчыган бер мәсьәлә булса, икенче яктан биредә мөфтиятләр арасында таркаулык күзәтелә. Хәзерге вакытта Свердлау өлкәсендә 6 юрисдикция бар. Шулар арасында Үзәк Диния нәзарәтенә караган Урал һәм Свердлау мөфтияте, Русия мөфтиләр шурасы, Русиянең Азия өлеше нәзарәте, РАИС — бердәм мөфтият һәм беркемгә дә карамаган мәчетләр бар. «Бу нәзарәт таркалуы гына түгел, дәүләт таркалуы да булды. Бөтен нәрсә югалган дип әйтеп булмый. Без бүген Горный университетта булдык, ректор безнең белән генә килешү төземәкче була. Һәрбер мөфтият белән дә элемтә бар, мисал өчен, аларның барысы да Сабан туена килде, барысы белән күрештек, — ди Равил хәзрәт. — Халык арасында бу аерылу сизелми дисәң дә була. Чөнки төрле нәзарәт кирәк булуда мәгънә күрмиләр. Халык төрле таркалудан арыңган инде. Без эшебезне күрсәткәч, берләшүгә зур сәбәпләр булыр, иншалла».