Россия Президентына «Булгария» теплоходы баткан урындагы эшләр барышы турында белдерделәр.
РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла–каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы җитәкчесе Сергей Шойгу телефон аша Дмитрий Медведевка Иделдә баткан «Булгария» теплоходы белән бәйле фаҗига урынында коткару эшләре барышы хакында белдерде.
Дмитрий Медведев Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга теплоходның бату сәбәпләрен, фаҗига килеп чыгуда гаепле кешеләрне ачыклау өчен тикшерү төркемен оештыруны, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зыян күрүчеләргә һәм фаҗига корбаннары туганнарына ярдәм күрсәтүне йөкләде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.