Германиядә татарлар турында ниләр беләләр? Немец әдәбиятында татар халкына карата нинди стереотиплар яши? Әлеге сорауларга күптән түгел ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында узган очрашуда Германия галиме Мисте Хоттоп-Рике җавап бирде. Freie Universitat (Berlin) тюркология институты докторанты, Кавказ, Таврика һәм Төркестан тикшеренүләре институтының (ICATAT) фәнни җитәкчесе ХХ гасыр немец әдәбиятындагы татарлар образына темасына багышланган 500 битлек диссертациясен тәкъдим итте.
Татар халкы, мәдәнияте белән кызыксынган, безнең телдә сөйләшкән башка милләт кешеләрен күргәч, аларга сокланып, ихтирам белән карыйсың. Мисте — шундый кешеләрнең берсе. «Татар җанлы немец», дип шаярталар аның турында институт хезмәткәрләре. Туган теленнән башка татар, төрек, инглиз, рус телләрен белүче галим Казанга мондагы фәнни җәмәгатьчелек белән танышырга, ике институт арасында бәйләнешләр урнаштырырга килгән, дип яза tatartime.com
Германия халкында татар образы һәр буында үзгә, ди Мисте. Мәсәлән, иң өлкән буын вәкилләре татарларны һаман да вәхшиләр дип белә икән. Моңа ХХ гасыр башы тарихи романнары, пропаганда әсәрләре тәэсир иткән. Сүз уңаеннан, тарихчының татар халкы белән кызыксынуы да шуннан башланган икђн: әбисе аңа татарларга якын да килергә рөхсәт бирмәгән. ГДРда яшәгән урта буын немецларга да бу стереотиплар тәэсир иткән, әлбәттә, ләкин алар, Мистеның сүзләренчә, әкренләп фикерләрен үзгәрткәннәр. Моңа Гомәр Бәшировның «Нәфисә», Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» әсәрләре, Муса Җәлилнең шигырьләре немец телендә басылу ярдәм иткән. Яшь буын исә татарларны ничек бар, шулай күрә. Алина Бронски, Илдар Әбүзаров, Зана Вәлиуллина кебек заманча авторларның китаплары бүген Германиядә бестселлер буларак сатыла. Алар немец әдәбияты рухында, яки аңа тартым итеп язалар, ди галим.
«Руслар белән татарлар арасында аерма бармы? — дип кызыксыналар тарихчыдан рус журналистлары. «Аерма — 100 процент», — дип тегеләрнең өметләрен өзә Мисте һәм татарларга кагылышлы кызык хатирәләрен сөйләп, үз сүзләрен дәлилләп тә куя. «Әле бу көннәрдә генә поездда бардым. Рус милләтеннән булган озатучы кыз (проводница) белән аңлаша алмадык. Икенче озатучының түшендә татар исеме язылган, аңа татарча эндәштем. Ул миңа барысын да аңлатты, тиешенчә ярдәм итте, проблемамны хәл итте», — дип искә төшерә Германия кунагы.
«Без әле Кырымга да ял итәргә еш барабыз. Берлиннан Симферополь, Бакчасарай, Ялтага сәфәр кылабыз. Кырым татар гаиләләрендә тукталабыз. Кирәк булганда, җирле рус халкыннан берәр нәрсә сорасам, ул кадәр үк җылы мөнәсәбәт курмим, бу совет чорыннан калгандыр инде. Ә татарлар гел дустанә, ачык йөзле. Аерма нык сизелә», — дип яратып искә ала галим Кырым татарларын. Үз машинасы белән дәүләт чикләрен узганда, аннан ришвәт сорау очраклары да булган. «Кырымда хакимият органнарында, полициясендә татарлар эшләсә — мондый хәл булмас иде», — дип шаярта Мисте.
Татар милләте өчен ислам диненең зур әһәмияткә ия булуын да билгеләп узды кунагыбыз. «10 ел элек мин Санкт-Петербургта бер социологик тикшеренүдә катнаштым. Анда Казаннан килгән бер татар кызы да бар иде, һәрхәлдә исеме татар иде. Ләкин, сез татармы дип сорагач, ул, юк, мин мөселман түгел, шуңа күрә татар түгелмен, дип җавап кайтарды. Бу минем өчен бик кызык тоелды. Милли мәсьәләләр шундый четерекле тема инде», — дип фикерләре белән уртаклашты Германия галиме.