7 һәм 8 июльдә «Хаҗ — мөселманнар бердәмлеге. Үткәннәр һәм бүгенгесе. Комплекслы якын килү» темасына Казанда бара торган III Халыкара конференциянең рәсми ачылышында сүз алган Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин хаҗга үзенең беренче тапкыр 1985 елда 15 кешелек союздаш республика вәкиле арасында (чирек миллиардлы илнең һәр союздаш республикасыннан 1әр генә кеше рөхсәт ителгән) баруы, хәзер илдә вазгыять уңай якка үзгәрүе хакында белдерде, быелга россиялеләр өчен хаҗ сәфәренә квота (ул 1 мең мөселманга 1 урын хисабыннан билгеләнә) 20,5 мең кешегә каралса да, алга таба аның артырына өмет бар, диде.
«Россия Мөфтиләр Шурасы 5 июль көнне РФ Президентына квота арттырту буенча мөрәҗәгать белән чыкты, хәер, элек Согуд Гарәбстанының хаҗ эшләре буенча министрлыгы белән үзара сөйләшеп, Президентны борчып тормастан гына, ел да 3-5 мең кешегә квотаны арттыра ала идек. Динебез бишегенә сәфәр чыгарга теләүчеләр елдан-ел арта бара, шулай ук ул тарафка туристлар да арта тора, ләкин хаҗ сәфәре туризмнан эчтәлеге буенча тамырдан аерыла, бу яктан ялгыш фикер булмасын», — дип искәртте Р.Гайнетдин.
Чыгышында ул, Хаҗ буенча советның быел хаҗга баручыларга җир өсте транспортыннан файдаланмаска киңәш итүен җиткерде. Хаҗга баручыларга квота 2009 елда 3 елга, ягъни 2012 елга кадәр билгеләнгән иде, шулай ук әлеге вакытка кадәр хаҗ-миссияләр составына яңа әгъзалар кертелмәслеге дә каралган. Тупланган тәҗрибәгә таянып, алга таба хаҗны нәтиҗәле оештыру, аларга хезмәт күрсәтүне яхшырту, Россия Федерациясе һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге дәүләт структуралары белән эшне координацияләп башкару өчен, Россия Мөфтиләр советы үзенең карамагында юридик зат хокукындагы Россия хаҗга баручылар бердәм үзәге (Единый паломнический центр) төзүне, Диния нәзарәтләрендә аның филиалларын ачуны, хаҗга баручылар өчен бердәм Устав кабул итүне, хаҗга баруны оештыру бүлекләре өчен кулланма методик һәм гамәли материаллар эшләтеп таратуны, тагын хаҗга баручыларның бердәм базасын булдыруны, хаҗга баруны оештыруда туроператорны сайлап алу хокукын исә мөселманнарның Диния нәзарәтләренә генә бирүне тәкъдим итә, дип яза Татар-Информ.
Гражданнарга, үзләре яшәгән төбәктәге Диния нәзарәте хаҗга бару квотасы буенча урын бирә алмаса, кайсы төбәктән хаҗга сәфәр чыгасын сайлап алуда конституцион хокукларын беркетү зарур. Шулай ук виза, прививкаларга сертификатлар һ.б. кирәкле рәсми документлар алу өчен Бердәм техник үзәк таләп ителә. Ә инде хаҗга баручылар бүлекләре үз төбәгендә координацияләү үзәге булырга тиеш; хаҗ сәфәренә, кагыйдә буларак, имамнар җитәкчелек итә, белемле яшьләрне дә Ислам тарихы һ.б. файдалы мәгълүматлар бирердәй экскурсовод итеп әзерләү отышлы; хаҗга баручылар белән эшләүче югары квалификацияле кадрлар әзерләү, изге урыннарга сәфәр чыгарга җыенганнар өчен 2 ай алдан курслар уздырып, әзерлек эшләре алып бару сорала, диде Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин.