Удмуртиядә яшәүче халыклар Ижау шәһәре ипподромына егерменче тапкыр республикакүләм Сабан туена җыелды.
Милләттәшләребез Сабан туен ашкынып көтә, ә сәнгать осталары әлеге бәйрәмгә бик җентекләп әзерләнә. Үзләрен дә күрсәтергә, халыкның күңелен дә күрергә тырыша алар. “Шатлык” ансамбле әгъзалары Динара Атаҗанова белән Фәридә Хуҗиәхмәтова коллективлары зур программа әзерләп килүләрен җиткерде. Шулай ук дуслары һәм туганнары белән дә очрашып, аралашырга вакыт табачаклар.
Республикакүләм Сабан туен оештыруны соңгы елларда татар милли оешмалары белән милли сәясәт министрлыгы оештыра. Аның җитәкчесе Владимир Завалин бу эштә катнашкан һәм җиңүчеләргә, катнашучыларга бүләкләр, призлар тупларга ярдәм итүче эшкуарларга зур рәхмәтен дә җиткерде, дип яза Азатлык.
Ипподром янында Сабан туеның төп катнашучылары – көрәшчеләр аралаша. Хөкемдарлар исемлекне барлый, бил алышырга мәйданга чыгар алдыннан егетләрнең авырлыкларын тикшерә. “Алдан башкарылган төгәллек көрәш вакытында ыгы-зыгы тудырмаячак”, дип уртаклашты танылган көрәшче һәм тренер Михаил Землянов.
Бәйрәмгә җыелучы кешеләр ипподром тирәсендә оештырылган сәүдә нокталарын да читләтеп үтмәде. Җаның ни тели – татлы ризыклар да, башка кирәк-ярак әйберләр дә, рухи азык – китаплар да сатып алырга мөмкин иде. Удмуртия Сабан туен оештырырга ярдәм итүче Татарстанның Саба районы делегациясе вәкиле Гөлсем Батырханова: “Татар телендә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан балалар һәм өлкәннәр өчен күп кенә китаплар алып килдек”, диде.
Удмуртия Дәүләт шурасы рәисе Александр Соловьевның кәефе күтәренке. Ул авыл эшчәннәренең язгы чәчүне вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә үткәрүләрен билгеләп: “Хәзер ял итеп алу өчен вакыт”, диде.
Бәйрәмне үткән елда Ижауда федераль Сабан туе алдыннан гына оешкан “Асылъяр” ансамбле ачып җибәрде. Концерт программасында башка татар, рус, удмурт ансамбльләре катнашты.
Әлбәттә, бәйрәмдә кунакларны ипи-тоз һәм милли ризыгыбыз чәк-чәк белән каршы алалар, сыйлыйлар. Беренче булып аларны дәрәҗәле кунакларга тәкъдим иттеләр.
Быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулды. Бу дата да онытылмаган. Биюләрдә Тукайның иң киң таралган һәм яратып укыла торган “Шүрәле” поэмасын да онытмаганнар.
Борынгыдан калган гадәт – Сабан туена авылларда бүләк җыеп йөргәннәр. Бу йоланы да оештыручылар программага керткәннәр. Җигүле атның арбасына утырып гармунчылар, җырчылар ипподромны әйләнде.