2011 елның 5 июлендә Апас районының Каратун бистәсе мәчетенең имам-хатыйбы Азат хәзрәт Гайнуллин үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Азат хәзрәт — 90 еллар башында Татарстанда беренчеләрдән булып мөхтисибәт оештырган фидакарь затларның берсе. Ватаныбыз, милләтебез өчен яхшылыклар, изгелекләр кылып, күп еллар дәвамында шушы төбәкнең казые булып торды.
Юбилей тантанасында администрация вәкилләре, район имамнары, мәхәллә халкы белән берлектә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ТҖ МДНнең гомум бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнаштылар.
Халкыбызга һәм динебезгә кылган хезмәтләре өчен, Азат хәзрәт Гайнуллин Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән «Халкыбызга хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
ТҖ МДН