Хәзерге Русиянең көньягында, Алтын Урда дәүләте башкаласы нигезләрен саклаган Волгорад якларындагы татарлар, бөек һәм фаҗигале язмышлы шәхесләр, көньяктагы татар авыллары турында «Татар заманы» интернет газетасы тарихчы, язучы, Татар халкының Милли Мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмованың юлъязмаларын тәкъдим итә. «Татар заманы»ның Сезне әлеге тарих белән таныштырасы килә. Юлъязманы берничә өлешкә бүлеп тәкъдим итәрбез.
Менә мин, иске елның соңгы көнендә, соңгы сәгатьләрендә шулар яныннан кайтып киләм инде, милләтнең бөек һәм бәйсез үткәненннән бүгенге коллык һәм бозлык чорына кайтып киләм…
Без көньяктагы татар тарихын, татар тормышын аз беләбез, югыйсә анда Алтын Урда дәүләтенең башкалалары урнашкан булган бит, аңа кадәр ул далаларда скиф, сармат, һун, кыпчак бабаларыбыз ат уйнаткан! Итил һәм Тын (Дон) елгалары арасында, Хәзәр (Каспий) һәм Кара диңгез буйларында төрки-татар тормышы кайнап торган! Бүгенге көндә көньяк курганнардан табылган скиф алтыннары — ул татар тарихы ядкәрләре, безнең байлык. Әмма бик еракта, бик тирәндә калган тарих, татарныкы икәнне исбатлау көтеп яткан бөек мирас…
Бу юлы минем сәфәрем шул кыпчак далаларына — кайчандыр Татар Иленең үзәге саналган Сары Тау (Саратов) һәм Сары Су (Царицын-Волгоград) якларына булды. Саратовта мин инде берничә тапкыр булып, бу турыда тарихи очерклар да язган идем («Кыпчак даласында татар каласы»), ә менә Волгоградка беренче тапкыр аяк бастым. Хәер, аңа кадәр Төньяк Кавказда, Ставрополь краенда, Әстерхан өлкәсендә татар тарихы белән бәйле урыннарны өйрәнеп, «Кафтау итәгендә татарлар», «Алтын Урдам — Алтын Җирем» хезмәтләрен язган һәм бу теманы бераз яктырткан идем. Әмма көньяктагы татар тарихы — кыпчак далаларының үзендәй киң һәм иксез-чиксез, аны берничә баруда, берничә язма белән генә ачып бетерерлек түгел, анда яшәп ятучы милләттәшләребез дә зур-зур хезмәтләр язылуга лаек, болары алга таба эшләнер, иншаллаһ!
Волгоградка сәфәремне мин Саратов аша башладым. Биредә минем төп эзләнү һәм өйрәнү урыны булып Саратов өлкәсенең крайны өйрәнү музее китапханәсе торды. Шунысын да әйтеп үтәсем килә, мондый музейларның китапханәләре гаять бай, аларда моннан 100-150 еллар элек чыккан сирәк хезмәтләр саклана, ул хезмәтләрдән татарлар турында да шактый мәгълүмат табарга мөмкин. Мин исә нәрсә эзләгәнемне алдан ук белеп килдем — миңа моннан йөз ел элек яшәгән Саратов галиме Александр Кротковның татар тарихына караган хезмәтләре кирәк иде. Алар Саратовта чыга торган фәнни җыентыкларда, журналларда дөнья күргәннәр, кайберләре музей архивларында саклана, дип яза tatartime
Александр Кротков — узган гасырның башында Наровчаттан алып Царицынга кадәр арада, Пенза, Сарытау тирәләрендә борынгы скиф-татар курганнарын өйрәнгән, Наровчатта беренчеләрдән булып Алтын Урданың төньяк башкаласын ачкан, аннан табылган татар акчаларын беренче булып укыган, Алтын Урданың икенче башкаласы Үкәкне өйрәнүгә күп көч куйган археолог, крайны өйрәнүче галим. Миңа аның «Личный листок по учету кадров» папкасы белән танышырга туры килде. Андагы анкетадан күренгәнчә, Александр Августинович немец һәм француз телләреннән кала, татар телен дә белгән икән. Монда сүз гарәп әлифбалы татар теле турында бара! Кротков дистәләгән, хәтта йөзләгән борынгы татар акчаларында язылган сүзләргә тәрҗемә ясаган, аларның кайсы хан исеменнән, кайсы чорда сугылган булуын язып-теркәп калдырган. Хәзер бу акчалар, бу табылдыклар Мәскәү, Петербург, Саратов, Пенза, Волгоград, Наровчат музейларында саклана.
Саратов музее китапханәсендә мин Кротковның күп кенә хезмәтләре белән таныштым һәм күчермәләрен алдым. Алар арасында «Материалы по археологической карте Кузнецкого уезда» (Труды Саратовской Ученой Архивной комиссии, Саратов, 1913, вып.30.), «Раскопки на Увеке» (Труды Саратовской Ученой Архивной комиссии, Саратов, 1915, вып.32.), «Никольский и Керенский клады джучидских монет» (Труды Саратовской Ученой Архивной комиссии, Саратов, 1915, вып.32.), «В поисках Мохши» (Труды Общества истории, археологии и этнографии при Саратовском университете, Саратов, 1923, вып.34.), аның шәхси папкасы (НА СОМК, оп.2, ед.хр.10.), Кротков турында язылган фәнни хезмәтләр һәм башка язмалар бар иде. Кротковның кайбер кулъязма хезмәтләре Пенза һәм Наровчат шәһәрләренең крайны өйрәнү музейларында саклана, алга таба аларны да халыкка җиткерербез, иншаллаһ! Чөнки татар халкының тарихын өйрәнгән, белгәннәрен гадел итеп язып калдырган урыс галимнәре бик сирәк, безгә дә аларны онытырга ярамый.
Шунысын да әйтергә кирәк, гомер буе фәнгә хезмәт иткән, Саратов музеенда эшләгән Александр Кротковның тормышы шактый фаҗигале тәмамлана. Ул беренче тапкыр «краеведлар эше» буенча 1930 елда кулга алына, икенче тапкыр улы өчен төрмәдә утырып чыга, имеш, кулга алынган художник улының «контрреволюционист» икәнлеген әйтмәгән. Төрмәдән соң ул каравылчы булып эшләп йөри, ә 1942 елның 26 мартында 76 яшьлек галимне органнар шәһәрдән куа, аңа берничә көн эчендә Саратовтан чыгып китәргә кушалар. Ул каты авырып больницага эләгә, аннан чыккач, Саратовтан китә. Кротковның кайда, кайчан, ни рәвешле үлгәне һәм кайда күмелгәне билгеле түгел. Саратов музее мине быел уздырылачак фәнни-практик конференциягә чакырды, мин анда Александр Кротковның татар тарихын өйрәнүгә керткән өлеше турында доклад сөйләргә җыенам. Шулай ук Казанда үтәчәк Алтын Урда буенча фәнни конференциягә дә Наровчат шәһәре буенча доклад әзерлим, анда мин Кротков хезмәтләрен төп нигез итеп алам. Александр Кротковның Саратов, Царицын тирәсендәге курганнар, алардан табылган татар табылдыклары турында хезмәтләре аерым өйрәнүне сорый, моңа башка татар тарихчылары да алыныр, дип өмет итәм.
Тарихи вә энциклопедик сәфәрне алдагы көннәрдә дәвам итәрбез
Фәүзия Бәйрәмова, тарихчы, язучы, Милли Мәҗлес рәисе