Кичә республика парламенты депутатлары Казан-Болгар-Зөя-Казан яңа туристлык маршрутын «ачты». ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында Татарстанның ике тарихи мирасы — Борынгы Болгарны һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу эшләре барышы буенча фикер алыштылар. Бу чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Президиумның күчмә утырышы Зөяне караудан башланды. Биредә аларны ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәкәлләрен торгызу республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова һәм «Зөя утрау-шәһәрчеге» тарих-архитектура һәм сәнгать музее директоры Артем Силкин каршы алды.
Парламентарийлар утрауда 4 гасырдан артык вакытта төзелгән биналарны карады, аларны төзекләндерү эшләре бара.
Минтимер Шәймиев белән Фәрит Мөхәммәтшин Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының төзекләндерелә торган объектларында булды.
Дәүләт Совет Президиумы әгъзалары Болгарга шулай ук су юлы белән килде. Алар тарихи һәм мәдәни мирас объектлары белән бергә Болгар мәчете комплексенда төзелеш эшләре барышы белән танышты, Истәлекле билгене, Икмәк музеен карады.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Президиум утырышын ачканда, Татарстанда архитектура, тарихи һәм дини уникаль һәйкәлләр мәдәниятара диалог өчен нигез сала, дип ассызыклады. Татартсан Республикасында дәүләт учетында 7000 нән артык мәдәни мирас бар, аларның 1513е дәүләт сагында. Татарстан халыклары мәдәнияте тарихында борынга Болгар белән Зөя утрау-шәһәрчеге аерым мәгънәгә ия.
Болгар белән Зөядә торгызу эшләре барышы турындагы доклад белән ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова чыгыш ясады.
Утырышта Минтимер Шәймиев билгеләп үтүенчә, ике тарихи тыюлык территориясендә яшәүчеләрнең торак шартлары яхшыртыла. Зөядә аварияле йортларда һәм Болгарда музей зонасында яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерәләр. Һәйкәлләр территорисендә юллар төзелә, чистарту корылмалары, газ, җылылык, электр энергиясе үткәрелә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев гамәлгә ашырыла торган проектлар буенча тәкъдимнәрен белдерде, дип хәбәр итә tatar-inform.ru
Татарстан Дәүләт киңәшчесе ТР Дәүләт Советы Президиумы карарын уңай бәяләде. Аерым алганда, документта Татарстан мәдәни мирасы объектларын саклауга юнәлдерелгән «Мирас — Наследие» республика максатчан программасының мөһим роль уйнавы билгеләнә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың тарихи һәйкәлләрен торгызу белән бәйле ике мәсьәләне билгеләп үтте. Парламент җитәкчесе фикеренчә, туристларны җәлеп итеп, халык кәсепләрен үстерү һәм сувенир продукцияләре ассортиментын арттыру турында онытмаска кирәк. Спикер сүзләренә караганда, Кытай сувенирлары түбән сыйфатлы булу исәбенә, республика казнасының табыш өлешен арттырырга мөмкинлек бирми. Икенче мәсьәлә изге урыннарның кешеләрдә, бигрәк тә яшьләрдә толерантлык тәрбияләвенә кагыла.
Чарадан соң Минтимер Шәймиев белән Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашты. Соңгы мәгълүматлар буенча Болгарга килүче туристлар саны узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр артты, дип белдерде ТР Дәүләт киңәшчесе. «Зөя туристлары саны 3 тапкыр артты. Бигрәк тә җәй биредә туристлар агылачагына шик юк. Хәзер аларга шартлар тудыру зарур». — дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «Туристлык турында» закон кабул итәргә кирәк дип саный. «Федерациянең күп кенә субъектларында ул бар инде», — дип ассызыклады спикер.
Күчмә утырышта ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары, хакимиятнең башкарма һәм суд тармагы вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек, дин вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.