28 июнь көнне http://green-reporter.ru сайты укучылары Казан үзәгендә урнашкан Лядской бакчасында аркылып чыкканчы тутырылган чүп контейнерлары фотоларын урнаштырганнар. Ике көннән парк җыештырылды.
Әлеге мөрәҗәгать буенча Казан шәһәре Административ-техник инспекциясе идарәсенең Вахитов һәм идел буе районнарының муниципаль контроль бүлегенең әйбәп баручы белгече чыгып китте. 30 июнь көнне әлеге җирләр «Горводзеленхоз» МУП көче белән җыештырылды.
Исегезгә төшерәбез, һәр казанлы Казанның чүп-чарланган урыннарын фото яисә видеога төшереп һәм бастырып, әлеге проектта катнаша ала. Иң актив катнашучы профессиональ фотоаппарат белән бүләкләнәчәк, дип яза kzn.ru