Сабан туе ерак Пермь җирендә

1 июль көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма коммитеты җитәкчесе М.Х. Салихов җитәкчелегендә Әлмәт делегациясе Пермь краена, биредәге Сабан туен төп оештыручыларның берсе

БӘЙЛЕ
2011 Июл 06

1 июль көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма коммитеты җитәкчесе М.Х. Салихов җитәкчелегендә Әлмәт делегациясе Пермь краена, биредәге Сабан туен төп оештыручыларның берсе буларак ерак сәфәргә чыкты. 2 июль көнне Пермь каласында узган милли бәйрәмебездә Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры А.Сидоров та катнашты.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасы шәһәрләре, районнары Сабан туе бәйрәмнәрен үз җирлекләрендә уздыру белән генә чикләнмиләр. Россиянең төрле төбәкләренә дә ярдәм кулы сузалар, анда яшәүче татарларыбыз һәм башка милләт вәкилләре өчен дә чын бәйрәм оештыралар. Әлмәт муниципаль районы алдагы елларда Сургут, Ырынбур, Красноярск, Новосибирск кебек калаларда милли бәйрәмебезне гөрләтеп уздырганнан соң, менә инде дүрт ел рәттән безнең өчен җаваплы «участок» буларак билгеләнгән Пермь шәһәренә юл ала. Ике каланың арасы 650 чакрым. Миллионга якын халкы булган Пермьдә татарлар сан буенча икенче урынны алып тора. Шушы төбәкнең күпсанлы татарлары ел буе Сабан туен зарыгып көтеп алалар. Тарихи Ватаннан килгән милләттәшләре белән аралашу, «тере» татар артистлары башкаруында җырлар тыңлау, биюләрне караудан да зур бәхет юк алар өчен бу сәгатьләрдә. Еракка сибелгән кардәшләребез бу хакта безне кочаклый-кочаклый, елый-елый сөйлиләр.

Сабан туен ачу тантанасында каршы алучы яктан Пермь крае губернаторы О.Чиркунов, Пермь каласы башлыгы И.Сапко, мөфтие М.Хуҗин һәм башка шундый мәртәбәле җитәкчеләр, күренекле затлар чыгыш ясадылар, татарстанлыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясап, ТР экология һәм табигый ресурслар министры А.Сидоров белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Х. Салихов Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов котлавын җиткерделәр. Мәҗит Салихов Пермь крае җитәкчелеген, халкын милли бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң бәйрәм күчтәнәчләрен дә тапшырды. Бүләкләр арасындагы рухи милли ризык — «Татнефть» ААҖ «Рухият» фонды тарафыннан нәшер ителгән китаплар да зур куаныч белән кабул ителде.

Әлмәт сәхнәсе бу юлы да иң күп тамашачыны җыйган урын булды. Әлмәт «йолдызлары» белән бергә биеп, җырлап рәхәтләнеп күңел ачты халык. Зиннур Сафиуллин, Рәилә Маннанова кебек җырчыларыбызның биредә үз табынычулары, үз җан атарлары бик күп булып чыкты. Алар җырчы сандугачларыбыз белән фотосүрәтләргә төшеп, аралашып, куанычлы мизгел кичерделәр.

Пермь халкы чүлмәк вату, капчыкта йөгерү кебек һәм башка әлмәтлеләр оештырган уеннарда бик теләп катнашты һәм җиңеп алган бүләкләрне кадерле ядкарь итеп саклаячакларын белдерде.

Пермь крае Сабан туенда спортчыларыбыз да үзләренең иң-иң икәнлекләрен күрсәттеләр: милли көрәш мәйданында беренче урынны безнең Әлмәт егете Руслан Шакиров яулады.

Афәрин, Әлмәт! Афәрин, Татарстан! Бу сүзләр Сабан туе көнне аз яңгырамады. Безнең делегация милли бәйрәмдә Пермь крае губернаторының Мактау кәгазенә дә лаек булды. Пермь краендагы милләттәшләребез кабат әлмәтлеләр белән киләсе җәйгә кадәр дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә хушлаштылар.

Гөлгенә Кәримова, БТК Башкарма комитетының Әлмәт җирле оешма җитәкчесе

Автор бу мәкаләсенә өстәп бәләкәй шигырь дә җибәргән, дип яза tatar-congress

Ерак юлларга чыктык без-

Сагынып сезне күрергә,

Читкә таралган, кардәшем,

Килдек хәлең белергә.

Ничек яшисең татарым,

Шанлы Пермь җирендә?!

Ошбу якта аз таммаган

Синең маңгай тирең дә.

Борынгыдан ят булмаган

Тырышлык безнең калып,

Күп нәрсәдә өлге булган

Татарлар бөек халык!


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе