Магадан шәһәрендә төзеләчәк мәчет нигезенә тантаналы рәвештә беренче таш салынды

Колымада үткән айның соңгы көннәре истәлекле вакыйгаларга, бәйрәмнәргә бай булды. 24 июнь көнне Магадан шәһәрендә төзеләчәк мәчет

БӘЙЛЕ
2011 Июл 06

Колымада үткән айның соңгы көннәре истәлекле вакыйгаларга, бәйрәмнәргә бай булды. 24 июнь көнне Магадан шәһәрендә төзеләчәк мәчет нигезенә тантаналы рәвештә беренче таш салынды.

Колыма — күп милләтле төбәк, Җәмигъ мәчет саласы урында таш ачу тантанасына да күптөрле милләт һәм төрле конфессия вәкилләре җыелды. Магаданлылар тормышындагы бу мөһим вакыйгада Татарстан президенты каршындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов та катнашты.

Магаданда моңарчы мәчет булмау күп кешене борчый иде. 1991 елны «Алтын ай» исемле татар-башкорт җәмгыятенә нигез салучы Халит Рәхимов, Зөфәр Акчурин һәм Фоат Нургалиевләр беренче көннәрдән үк мәчет төзү хыялы белән янып йөрде.

Мәчет салырга урын сорап, шәһәр хакимиятенә бик еш мөрәҗәгать итә, туган яклары Башкортстанга, Татарстанга кайтып та ярдәм эзли алар. Ләкин Магадан мөселманнарының күптәнге хыялы элекке Казан мэры Камил Исхаков Русия президентының Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендәге тулы вәкаләтле вәкиле булып билгеләнгән көннән генә тормышка аша башлый.

2005 елны яңа урынга эшкә килгән Камил Исхаков Ерак Көнчыгыш төбәкләре белән танышуны Магаданнан башлый. Магаданга килгәч, ул монда яшәүче татар һәм башкорт халыклары вәкилләре белән очраша. Очрашу вакытында Камил Исхаков шәһәрдә татар һәм башкорт якшәмбе мөселман мәктәбен ачу мөмкинлеге турында белдерә. Камил Исхаков, шулай ук, Магаданда дин кардәшләребез өчен гыйбадәтханә төзү мәсьәләсен дә күтәрә.

Ниһаятъ, булачак мәчеткә Нагаев бухтасы ярындагы матур калкулыкта урын бирелә. Магаданның имам-хатыйбы Хәлим Шәмсетдинов әйтүенчә, төзеләчәк Аллаһ йорты берьюлы ике йөзгә якын кешегә гыйбадәт кылу мөмкинлеген бирәчәк.

Нигез ташы салу тантанасын ачып, дини оешма җитәкчесе, Магадан шәһәр думасы депутаты, эшмәкәр Рафаэль Фатыйхов бүгенге көннең чын-чынлап тарихи көн булуын ассызыклады. «Күптән күңел түрендә йөрткән хыялыбыз, ниһаять, тормышка аша. Бергәләп тотынсак, мәчетне тиз арада тергезербез», диде ул.

Магадан шәһәре имам-хатыйбы Хәлим Шәмсетдинов та мөселманнарны бәйрәм белән котлап, төзеләчәк мәчет киләчәктә халыкның иң яратып йөргән урыны булыр дигән ышанычын белдерде һәм Коръән аятләрен сөйләп, шушы Аллаһ йорты нигезен салуга фатыйхасын бирде, дип хәбәр итә azatliq

Аннан соң чыгыш ясаган Казан кунагы Марат Гатин магаданлыларны Татарстан президенты һәм барлык татар халкы исеменнән сәламләде. «Юлга чыгып китәр алдыннан картага карап, ара ераклыкка хәйран калдым. Монда да дин кардәшләребез булуы шатландыра. Тиздән кабат бу якларга килеп, инде төзелеп беткән мәчеткә сокланырга язсын. Без дә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз», диде Татарстан президенты каршындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов Магадан мөселманнарын татар һәм рус телләрендә котлады. «Бу җирдә мәчет төзүегезгә без бик шатланабыз. Бу изге йорт сезнең һәммәгезгә дә тигез хезмәт итсен иде», диде Ирек Шәрипов. Казаннан истәлек итеп, ул Магадан шәһәре имам-хатыйбы Хәлим Шәмсетдиновка Коръән китабы бүләк итте.

Өлкә думасы депутаты коммунист Сергей Иваницкий исә Магадан балыкчылары арасында мөселманнарның шактый булуын искә алды. Аның фикеренчә, шәһәрнең иң биек җирендә төзеләчәк бу Аллаһ йорты диңгездән кергән корабларга да күренеп, өйләренә әйләнеп кайтучы диңгезчеләрне ерактан ук каршы алып торачак.

Соңрак бәйрәм чаралары урамда ачык һавада урнаштырылган табыннар янында дәвам итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе