Казанда елгачылар Болгарга кадәр көндезге рейслар булдырды. «Метеор» Казаннан сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә һәм якшәмбе сәгать 9 да кузгала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Казан елга пассажирлар агентлыгы» ААҖндә белдерделәр.
Болгарга кадәр тизйөрешле рейслар 18.00 сәгатькә кадәр башкарыла иде. Бу көне «метеор» кире кайтмый, ә бу пристаньда иртәнгә кадәр кала иде. Хәзер пассажирлар көн дәвамында Болгар музей–тыюлыгы истәлекле урыннарын карап, кире әйләнеп кайта ала, дип яза «Татар-Информ». «Метеор» Казаннан сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә һәм якшәмбе сәгат 9 да кузгала һәм 17.50 сәгатьтә кире кайта.
Казан елга пассажирлар агентлыгында өстәмә көндезге рейслар ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы раслаган расписание нигезендә кертелгән.