2011 елның 4 июлендә ТҖ Мөселманнарының Диния нәзарәте «Татар радиосы» белән бергә «Сабыйга» акциясенең нәтиҗәләрен билгеләп үтәчәк.
Акцияне ТҖ МөселманнарыныңДиния нәзарәте «Татар радиосы» белән бергә оештырды һәм ул 1 июннән 30 июнгә хәтле барды. Теләгән кеше ятим балаларга булышып, аларга бүләкләр: подгузниклар, юеш салфеткалар, төрле уеннар алып килә алды.
Барча җыелган әйберләр дә Балалар йортына биреләчәк.
Чара Фучика урамы, 73 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә ТР МДН.