2 июльдә Екатеринбургта федераль Сабантуйны ачу тантанасы узды. 2011 елгы Сабан туеның үзенчәлеге ике бәйрәм датасы белән бәйле — быелгы ел Россиядә Космонавтика елы дип игълан ителде, ә Татарстанда быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итәләр.
Урта Урал башкаласына Сабантуй бәйрәменә Россиянең 34 төбәгеннән 1,5 меңгә якын кунак килде. Бәйрәмнең рәсми ачылышын — 5 меңнән артык, ә чараның үзен барлыгы 50 меңнән артык кеше тамаша кылыр дип көтелә.
Бәйрәмнең төп мәйданчыгы итеп «Локомотив» стадионы сайланган иде. Аны бизәүдә рәсми эмблема, рус һәм татар телләрендә бәйрәм котлаулары, төрле төстәге флаглардан ясалган гирляндалар кулланылган.
Аерым мәйданчыкларда Түбән Кама районы һәм Башкортстан Республикасы мәйданнары, «Халык һөнәрчелеге» күргәзмә павильоны оештырылган иде.
Сабантуйның олы кунаклары — Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишарин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовны милли киемле кызлар каршы алды, алар кунакларга түбәтәйләр кидерде, чәкчәк һәм ипи-тоздан авыз итәргә чакырды. Төбәк башлыклары Сабантуй бәйрәменең барлык милли мәйданчыклары белән танышып чыкты.
Александр Мишарин үзенең котлау сүзендә Свердловски өлкәсе территориясендә 140 тан артык милләтнең дус-тату яшәвен билгеләп үтте. «Халкыбыз — безнең иң зур байлыгыбыз», — дип белдерде губернатор. Ул Екатеринбургка федераль Сабантуйга килгән Татарстан һәм Башкортстан Президентларына, шулай ук 34 төбәкнең делегацияләренә рәхмәт белдерде.
«Сезгә сәламәтлек, бәхет телим! Без бердәм һәм җиңелмәс халык!» — дигән сүзләр белән төгәлләде үзенең чыгышын Александр Мишарин.
Рөстәм Хәмитов Свердловски өлкәсендә яшәүче һәм хезмәт итүче якташларын кайнар котлап, Сабантуйда катнашучыларга һәм барлык кунакларга изге теләкләрен ирештерде.
«Без биредә ике Рөстәмнең дә булуына бик тә шат, безнең үз ватандашларыбызны бергә җыю мөмкинлеге бар. Бирегә татарлар һәм башкортлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә килде. Сабантуйны Россиянең 55 төбәгендә һәм дөньяның 23 илендә бәйрәм итәләр. Сабантуй — дуслык бәйрәме ул. Чын күңелемнән һәммәгезне дә бәйрәм белән тәбрик итәм һәм аның матур узуын телим», — дип котлады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль Сабантуй кунакларын.
Татарстан Президенты Свердловски өлкәсе губернаторына, абсолют батыр буларак, тәкә бүләк итте, аны сәхнәгә үз җилкәсендә көрәшче күтәреп чыкты.
ТР башлыгы шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Свердловски өлкәсендәге вәкиллегенә «Фиат-Дукато» микроавтобусы һәм милли көрәш ярышларының баш хөкемдарына, абсолют батырга тапшыру өчен, «Фиат Албеа» автомобиле бүләк итте.
Тантаналы сәламләүдән соң Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы иҗат коллективлары һәм солистлары, шулай ук Екатеринбург шәһәре хореография төркеме катнашында хореографик пролог башланды.
12.00 сәгатьтә төп мәйданда Казан, Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы, Башкортстан Республикасы һәм Свердловски өлкәсе сәнгать осталары катнашында «Исәнме, Сабантуй» дип исемләнгән гала-концерт башланып китте.
Сабантуй кунаклары бер үк вакытта милли көрәш, шулай ук төрле уеннарны (баганага менү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һәм башкалар) тамаша кылды.
Түбән Кама районы мәйданчыгы территориясендә Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишарин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов чүлмәк вату уенында катнашты. Олы кунакларның барысына да бәхет елмайды — бөтенесе дә чүлмәкләрне челпәрәмә китерде.
Хәзер бәйрәмнең иң кызган чагы. Иҗат коллективлары чыгыш ясый, көрәшчеләр бил алыша. 2011 елгы федераль Сабантуй абсолют батырының исеме кичкә таба билгеле булачак.