«Мәгариф сыйфатын һәм фән дәрәҗәсен үстерүдә Россия иң алдынгы урыннарны тотачак». 29 июньдә башланып киткән «Ватандашларның икенче халыкара конгрессы»нда Россиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко үзенең чыгышын нәкъ менә шушы сүзләр белән башлап җибәрде.
«Россия фән һәм мәгариф үсеше буенча алдынгы урыннарны били. Төрле илләрдә яшәсәк, эшләсәк тә, без бер үк дөнья — рус дөньясы кешеләре. Аны тагын да үстерү һәм камилләштерү өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар. Шуңа күрә, бу өлкәдә илебез зур роль уйнарга тиеш. Иң мөһиме — теләк һәм бердәмлек кирәк», дип дәвам итте ул сүзен.
Конгрессның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең тышкы эшләр министрлыгының чит илдәге ватандашлар белән эшләү Департаменты директоры урынбасары Виктор Сибилев, рус телле галимнәрнең Халыкара ассоциациясе президенты Вячеслав Сәфаров һәм башкалар катнашты, дип яза Интертат.ру
Билгеле булганча, Ватандашларның беренче халыкара конгрессы моннан бер ел элек май аенда Германия башкаласы Берлинда уздырылган иде. Ә быелгы конгрессның нәкъ менә Казан шәһәрендә үткәрелүе очраклы түгел. Ник дигәндә, Казан шәһәре фән һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары белән күпләргә таныш. Казан Европа һәм Азия белән дә тыгыз элемтәдә тора. Бу аның үсешен тагын да камилләштерергә ярдәм итә.
Конгресс үзенең эшен 1 июльгә кадәр дәвам итә. Анда чит илләрдә яшәүче һәм эшләүче рус телле галимнәрне Россиядәге коллегалары белән элемтә урнаштырырга өндәү, Россиянең төрле төбәкләрендә алып барылучы фәнни-инновацион эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашу, яшь, киләчәге өметле галимнәр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру кебек темалар күтәреләчәк.