Түбән Камада «Туган як» исемле мөселман лагеры эшли башлады, дип хәбәр итә «Түбән Кама телерадиокомпаниясе».
Биредә быел ике атна дәвамында йөзгә якын бала ял итеп, ислам нигезләрен өйрәнәчәк. Дини белем 24нче лицей-интернаты базасында биреләчәк. Сәламәтләндерү һәм физик күнегүләрдән тыш балалар өчен интеллектуаль чаралар да каралган. Ислам нигезләрен балаларга «Рисәлә» мәдрәсәсе укытучылары укытачак. Лагерьны оештыручылар сүзләреннән аңлашылганча, балалар өчен шулай ук Ижевск шәһәренә экскурсия дә оештырылачак, дип хәбәр итә tatar-inform.ru