Кичә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия югары уку йортларын тәмамлап, РФ һәм чит илләрдә эшләүче ватандашларның II конгрессы РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко рәислегендә үзенең эшен башлады.
Ике көн дәвам итәчәк конгрессның ачылыш тантанасында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөхтәрәм җәмәгатьне сәламләп, мондый эшлекле һәм мәртәбәле форумның Берлиннан соң Казанда уздырылуы безнең өчен куанычлы, чөнки Татарстанның илебез һәм дөнья фәне үсешенә керткән өлеше, ватандашлар белән эзлекле эшләү буенча бәяләнеп, шуңа лаек буларак сайлап алынган, диде. Казан, үзенең дөньякүләм танылу алган һәм 200 елдан артык эшләп килгән университеты белән, Россиянең генә түгел, Көнчыгыш Европаның әйдәп баручы фәнни-мәгърифәти үзәкләренең берсе булып тора: биредә күп кенә дөньякүләм әһәмиятле ачышлар ясалган, фәнни юнәлешнең шактыена нигез салынган. Казанда федераль һәм 2 илкүләм тикшеренү университетлары, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге һәм Татарстан Фәннәр академиясе бар, республикада фән һәм техниканың алдынгы юнәлешләре үсеш ала бара, нефть химиясе, медицина һәм ресурсларны янга калдыра торган технологияләр — шуларның өстенлектәгесе, дип искәртте чыгышында Президент.
Шәрык белән Гареб очрашкан урында урнашкан Татарстанда мәдәниара диалог өчен шартлар әйбәт, Европа һәм төрле цивилизацияләр белән уртак тел таба беләбез. Татарстан икътисадына акчасын салырга теләгән инвесторлар җәлеп итү гамәлдә, республика галимнәренең 40тан артык ерак һәм якын чит илләр, илебезнең фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек турында килешүләре бар, инновацион инфраструктура булдыруга зур игътибар бирелә, «Идея» технопаркы белән IT-парктан тыш, IT-авылы төзү ниятләнә, дип белдерде Р.Миңнеханов. Шулай ук Татарстаның фән һәм мәгариф өлкәләрендәге куәте, шуларга кагылышлы республика программалары, кластер системасы, сәләтле яшьләр белән эшләү, халыкара һәм илкүләм форумнар һ.б. хакында шәрехләп, республика башлыгы: «Илебезнең һәм, аерым алганда, Татарстанның, Россия һәм чит илләрдәге абруйлы галимнәрне җәлеп итүдә кызыксынуы зур. Бу шартларда конгресс Россия, Советлар Союзы югары уку йортларын тәмамлап, чит илләрдә эшләүче һәм илебездәге галимнәр, дәүләт структуралары, эшлекле даирә белән диалог алып баруга корылган», — диде.
Безнең республика башлангычларда, конгресс карарларын һәм идеяләрен тормышка ашыруда ярдәм итәргә тора. Шул ук вакытта ватандашлар белән барлык юнәлештә эшләү офыкларын киңәйтүгә өмет баглана, беренче чиратта, бу татар диаспораларына кагыла. Тарихта шулай килеп чыкты ки, барлык татарларның өчтән бере генә республикада яши, шуңа күрә тарихи ватаныбызга һәм, тулаем, Россия Федерациясенә аларны җәлеп итү өстенлекле эш булып тора. Киләсе 2012 елда Казан Бөтендөнья ватандашлар конгрессы уздыру үзәге булачак, һәм бу һич тә очраклы түгел. Бүгенге конгресс шушы вакыйгага үтемле адым булачак, дип басым ясап әйтте Президент Рөстәм Миңнеханов.
Ватандашларның II конгрессы Россия галимнәренең чит илләрдәге диаспорасы белән гамәлдәге хезмәттәшлекне үстерүне, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруны, уртак проектларга аларны җәлеп итүне, үзара файдалы хезмәттәшлек механизмнарын булдыруны максат итә. Бүген анда чит илләрдән 75, үзебезнең илдән 37 һәм Казан югары уку йортын тәмамлап Мәскәүдә эшләүче 5 галим, федераль югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләреннән 31 вәкил, РФ һәм ТР министрлыклары, ведомстволары, фондлар, Татарстанның төрле илләрдәге сәүдә-сәнәгать вәкиллекләре вәкилләре һ.б. — барлыгы 600ләп кеше катнаша.