Согуд шаһзадәсенең нефть бәяләрен төшереп Иранның атом програмын туктату белән янавы тормышка ашмаслык булырга охшый.
Заманында Согуд күзләү хезмәтен җитәкләгән Турки әл-Фәйзалның бу белдерүе ике ил арасындагы салкын сугышның кыза башлавына ишарә буларак кабул ителде.
Шаһзадә, әгәр дә Иран үзенең атом програмын туктатмаса, Согудләрнең дөнья базарына күпләп нефть чыгарып нефть бәясен төшерү, шуның белән Иранның нефть керемнәрен киметү мөмкинлеге турында әйтте.
The Wall Street Journal басмасы аның: “Иран нефть тармагына бик тә бәйле, һәм моның белән андагы хакимиятне тагын да көчсезләндереп була”, - дигән сүзләрен китерә. Турки әл-Фәйзал моны июнь аенда АКШ һәм Британ хәрби офицерларының гайре-рәсми бер очрашуында әйткән булган.
Аның әйтүенчә, Согуд Гарәбстаны халыкара нефть базарында Иранны алмаштыра ала, һәм нәтиҗәдә Тәһран үзенең атом програмы өчен зарур булган нефть акчаларыннан коры калачак.
Риад белән Көнтабыш Тәһранның атом програмы атом коралы ясау максатында эшли дип тәкърарлый.
“Согуд Гарәбстанының нефть чыгару мөмкинлекләре шул кадәр зур ки – көненә дүрт миллион мичкә диярлек – без Иран чыгарган барлык тефтьне шунда ук каплый алабыз”, - дигән Согуд шаһзадәсе.
Турки әл-Фәйзал хәзер инде хөкүмәт вазифаларын биләми һәм бер Согуд рәсмие аның бу әйткәннәре бары шәхси бер белдерү генә булып кала диде.
Шулай да бу белдерү ике ил арасында көчәя баручы дошманлыкны чагылдыра, дип яза azatliq.org
Израилдә урнашкан Якын Көнчыгыш икътисадый һәм сәяси аналитика ширкәтенең Иран күзәтүчесе Майр Җаведанфар: “Согудләр хәзер Иранның икътисадын көчсезләндерү һәм атом програмын туктату максатындагы халыкара кампанияне җитәкли. Американнар Иран икътисадының төрле өлешләренә чикләүләр кую белән шогыльләнсә, Согудләр аның төп кан тамырларын бумакчы. Алар Иранның нефть сәнәгатенә һөҗүм итмәкче. Ираннан нефть сатып алучы Һиндстан кебек илләргә нефтьне Ираннан алмагыз, сез аны бездән ала аласыз һәм безнең бәяләр яхшырак та дип әйтмәкче. Алар базарны тутырып нефть бәясен төшерергә телиләр. Алар Иранның нефтькә бәйлелеген беләләр, чөнки ил керемнәренең 80 проценты нефть сатудан килә”, - ди.
8 июньдә ОПЕКның Венада үткән соңгы очрашуында Иран Согудләрнең нефть чыгаруны арттыру омтылышына киртә куйды да инде.
Күпләр Иранның нефть керемнәренә артык бәйлелеге аның йомшак ягы дигән фикер белән килешсә дә, Согудләрнең мондый гамәлләре Тәһранны тезләндерә ала дигән фикер белән килешмәүчеләр дә бар.
Дадха Иран үзенең атом програмын хәзерге нефть бәясе (мичкәсенә 108 доллар тирәсе) күпкә төшсә дә финанслый алачак ди. “Иран хәзерге нефть керемнәрен тулысынча атом програмына тотмый. Аны финанслауга ул керемнәрнең бер өлеше генә дә җитә”, - ди Дадха.