24-26 июнь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт советы депутаты Ринат Закиров, Татарстан Дәүләт советының мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Татарстанның сәнгать осталары Рөстәм Асаев, Ринат Вәлиев, Гөлшат Имамиева Америка Кушма штатларында булып татарлар белән очрашып кайттылар.
24 июнь көнне Нью — Йоркта шул җирлектәге милләттәшләребез катнашында конференция узды һәм анда Америка континенты татарлары ассамблеясе төзү турында килешенде. Бу чарада БТК БК рәисе Ринат Закиров һәм ТР дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев чыгыш ясады. Милли тормыш, бүгенге дөньядага вәзгыять, бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар халкының тоткан урыны, алда торган бурычлар турында сөйләделәр. Кичен татар милли мәдәни үзәгендә Казаннан килгән артистлар тарафыннан әзерләнгән концерт — тамаша үтте. Чыгышлар тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде, алкышларга күмелде.
25 июньдә шундый ук оештыру конференциясе Сан-Франциско шәһәрендә дә узды. Ә 26 июньдә милләттәшләребез милли бәйрәмебез Сабантуен үткәрделәр. Монда 200 гә якын татарларыбыз катнашты. Казаннан килгән делегация әгъзалары да бәйрәм уеннарында катнашып, аны тулыландырып җибәрделәр.
Нью-Йорк һәм Сан-Франциско шәһәрләрендә Америка континенты татарлары ассамблеясе оештыру бик өлгергән һәм мөһим мәсьәләрнең берсе булып тора. Киләчәктә бу оешма үзенең эшен тирәнәйтеп бу илдә гомер итүче татарларны берләштереп, тарихи ватаннары белән элемтәләрне тагын да киңәйтер, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы яңалыклар хезмәте.