Microsoft Windows 7 татарча да эшли башлады. Бүген IT-паркта әлеге операция системасының һәм аның Microsoft Office 2010 офис кушымталары пакетының татар теленә тәрҗемә ителгән интерфейсы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка презентацияләнде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Microsoft ның Россиядәге президенты Николай Прянишников, Microsoft ның Идел буе федераль округында бизнесны үстерү буенча директоры Кирилл Семенихин һ.б. катнашты.
Татарстан белән Microsoft компаниясен 2005 елдан бирле стратегик партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Шушы вакыт эчендә компания белән республика арасында заманча мәгълүмат технологияләрен үстерү буенча ныклы хезмәттәшлек җайга салынган. «Мәгълүмат технологиялиярен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы меморандум» кысаларында алып барыла торган өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып компаниянең программа проектларын татар теленә тәрҗемә итү тора.
Моннан берничә ел элек шушы уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, Татарстанда Microsoft Windows XP, Microsoft Windows Vista операция системалары, Microsoft Office 2007 кушымтасы татар теленә тәрҗемә ителеп, кулланылышка кертелгән иде. Ул вакытта Microsoft ның программа продуктларын милли телгә беренче булып тәрҗемә иткән Татарстан бүген дә төбәкләр арасында бердәнбер булып кала, дип хәбәр итә, «Татар-Информ»
«Бу зур, кирәкле, иң мөһиме — кулланучы тарафыннан сорау таба торган хезмәт», — дип ассызыклап узды бүгенге чарада катнашкан Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, татар телле версия тарихи ватаннарыннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен дә файдалы булачак. Ул төрле төбәк һәм илләрдәге миллионлаган милләттәшләребезгә туган телләрендәге заманча мәгълүматлаштыру чараларын файдаланырга мөмкинлек ача. Президент билгеләп үткәнчә, татар теленә локальләштерелгән Microsoft программа продуктларына бүген сорау зур. Программа продуктларының татар телендәге версияләре 123 ил кулланучылары тарафыннан күчереп алып урнаштырылган. «Бүгенге презентация безнең мөмкинлекләрне тагын да арттырачак», — ди Татарстан башлыгы.
Microsoft ның өр-яңа продуктлары — Microsoft Windows 7 операция системасының һәм аның Microsoft Office 2010 офис кушымталары пакетының татар телле версиясендә грамматика һәм орфографияне тикшерү модуле дә бар. Бу аны кулланучы өчен уңайлыкны тагын да арттыра. Microsoft ның Россиядәге президенты Николай Прянишников сүзләренә караганда, бу зур хезмәтнең техник ягы ICL белгечләре ярдәмендә башкарылган. Ә тәрҗемә өстендә ТР Министрлар Кабинеты белгечләре һәм ТР Фәннәр академиясе галимнәреннән торган эшче төркем эшләгән.
Бүген татар телендәге әлеге яңа программа продуктлары презентациясе вакытында ресурслар тәрҗемәсенең инглиз телендәге версиягә нигезләнеп башкарылуы билгеләп үтелде. Тәкъдим итү барышында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган татар телендәге кечкенә презентация материалы да әзерләнде.
Николай Прянишников белдергәнчә, татар теленә локальләштерелгән пакет түләүсез. Ул Microsoft Windows 7 операция системасының лицензияле версиясен кулланучылар өчен үтемле. Аны www.MicrosoftTatar.ru сайтыннан күчереп алырга мөмкин.
Microsoft Windows 7 операция системасының һәм аның Microsoft Office 2010 офис кушымталары пакетының татар телле тәүге копиясе ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк ителде.