Ислам финанс инструментларын куллануга кагылышлы уртак карарлар

Ислам бизнесы һәм финанслары буенча Татарстанда оештырылучы традицион Халыкара саммит туры инвестицияләр өлкәсендә файдалы проектларны барлау, Ислам финанс инструментларын куллануга кагылышлы уртак карарлар кабул

БӘЙЛЕ
2011 Июн 28

Ислам бизнесы һәм финанслары буенча Татарстанда оештырылучы традицион Халыкара саммит туры инвестицияләр өлкәсендә файдалы проектларны барлау, Ислам финанс инструментларын куллануга кагылышлы уртак карарлар кабул итү мәйданына әйләнде. Күптән түгел Казанда эшен тәмамлаган Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит — Kazansummit-2011 файдалы килешүләргә бай булды. Аның кысаларында төрле өлкәләргә караган 9 документ имзаланган. Быелгы саммит нәтиҗәләрен бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Kazansummit-2011оештыру комитеты рәисе, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ирештерде.

Kazansummit-2011 нәтиҗәләре буенча имзаланган документлар ТР махсус инвестиция фондларын төзү, Казан дәүләт медицина университеты базасында чит ил студентлары өчен тулай торак, башкалада дүрт, биш йолдызлы кунакханәләр төзелеше, фермерлар өчен очкычлар төзү, халыкара эшлекле совет төзелеше, Татарстан «Хәләл» стандарты буенча җитештерелүче продукцияне Фарсы култыгы илләренә экспортлау һ.б. өлкәләргә кагылышлы.

Линар Якупов, гомумән алганда, быелгы саммитның уңышлы булуын ассызыклады. Аның бурычы — Россия, БДБ, Якын Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия, Ауропа илләренең икътисади багланышларындагы стратегик перспективаларны, гамәли механизмнарны билгеләү, туры инвестицияләр җәлеп итү формасында файдалы хезмәттәшлек урнаштыру, Ислам финанс инструментларын эшләтү өчен тәкъдимнәр эшләү иде. Оештыручылар быелгы саммитның үзәк өлешен инвестиция мәсьәләләренә багышлады. Шуңа аның төп чарасы — инвестиция форумы булды. «Быел инвестиция форумы узган елга караганда да уңышлырак узды. 2010 елда анда 10-15 проект тәкъдим ителгән булса, быел иң яхшы 28 проект сайлап алынды. Соңрак проектлар инициаторлары белән потенциаль инвесторлар аерым очрашып чыкты», -дип искәртте оештыру комитеты рәисе.

Бүгенге брифингта катнашкан ТР Президентының Тышкы элемтәләр депатраменты директоры-ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов белдергәнчә, биредә чит ил делегацияләренең географиясе киңәю хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ача. Мәсәлән, узган елгы саммитта Малайзиянең элекке Премьер-министры катнашканнан соң, Татарстан белән әлеге Азия иле арасында хезмәттәшлекнең ныклы нигезе салына. Бу юлы саммитның дәрәҗәле кунакларының берсе — Бөекбританиянең Лордлар Палатасы әгъзасы лорд Нәзир Әхмәд иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы вакытында ул хезмәттәшлек буенча үз тәкъдимнәрен җиткергән. Аерым алганда, сүз Британия технология һәм электрон коммерция институтының Казанда филиалын ачу турында бара. Әлеге филиалда технологияләр, медицина, профессиональ белем факультетларын ачу ниятләнә. Аның төзелеше Британия инвесторлары исәбенә алып барылачак. Бу тәкъдим Татарстан башлыгында яклау тапкан.

Гомумән алганда, быелгы саммит югары дәрәҗәдә узган ике яклы очрашулар белән тарихка кереп калыр. Аның кысаларында ТР Президентының Малайзия, Согуд Гарәбстаны Корольлегенең, Оман солтанлыгының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, башка делегацияләр белән очрашулары узды. Аларның барысы да бу илләр белән ике арадагы үзара файдалы мөнәсәбәтләргә юл ачты. Очрашулар йомгаклары буенча хәзер беркетмә һәм тәкъдимнәр әзерләнә. «Казан саммиты ярдәмендә Татарстанның дөнья аренасында дәрәҗәсе үсә бара», — дип ассызыклады Искәндәр Мөфлиханов.

2009 елда узган тәүге саммит үз мәйданына 200 кеше җыйган булса, быел катнашучылар саны 770 тән артып киткән. «Алга таба Kazansummit мәйданын Россиянең Ислам Конференциясе оешмасына керүче илләр белән мөнәсәбәтендә төп платформага әйләндерү буенча зур эш бара, дип хәбәр итә tatar-inform.ru Ислам Конференциясе оешмасы бүген 57 илне берләштерә. Аларның барысы да Россия җитештерүчеләре өчен җитди сату базары. Шул ук вакытта бу илләр инвестиция проектлары буенча да җитди партнерлар», — дип ассызыклады оештыру комитеты рәисе Линар Якупов. Киләсе елда узачак саммит та «Россия һәм Ислам Конференциясе оешмасы: эшлекле хезмәттәшлек» дип аталачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе