Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Вәлиулла Якупов, Ильяс Җиһаншин, Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Камил Сәмигуллин Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендәге Җәмигъ мәчетендә узган «Хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте һәм актуальлеге» дигән форумда катнашты.
Конференциядә катнашучылар татарларның күпгасырлык традицияләре, безнең төбәктә хәнәфи мәзһәбенең әһәмиятенә кагылышлы темаларга докладлар белән чыгыш ясады.
Форумда Ульян өлкәсенең 5 районы имамнарының һәр кварталда «Кулаткы укулары»на җыелачагы турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.